Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт татар дәүләт драма театрында испан драматургы Алехандро Касон пьесасы буенча куелган "Сөюнең соңгы бүләге" спектакленең премьерасы булды

Әлмәт театры сәхнәсендә 76 нчы сезонның 5 нче премьерасы узды.

Тормышның кадерен белергә кирәк булган бүләк икәнлеген күрсәткән спектакльне театр һәм кино режиссеры, "Алтын битлек" милли театраль премиясе лауреаты Сергей Потапов куйган.

"Бу бөтенләй яңа спектакль. Монда барысы да гармонияле: вак-төяккә кадәр уйланган образлар, костюмнар, музыка, яктылык, хореография, диалоглар, монологлар, махсус атмосфера һәм кәеф, һәм, әлбәттә, бик шәп актер уены. Гомуми концепциядән берни дә төшеп калмаган", - дип язганнар тамашачылар.

Спектакль "Кече Ватан мәдәнияте" федераль проекты ярдәмендә куелган.

Фото: Әлмәт театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса