Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуны билгеләп үттеләр

Яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе, бөек татар шагыйре, тәнкыйтьче, публицист Габдулла Тукай - татар халкының бөек улы.

Апрельне Тукай ае дип тә атыйлар, чөнки ул апрель аенда туган һәм шул ук айда вафат булган. Ул нибары 27 ел гына яшәп, бик зур иҗади мирас калдырган. Ул 10 меңнән артык шигырь юлы: 400 дән артык шигырь һәм 9 поэма, шулай ук 350 хикәя, очерк һәм истәлекләр иҗат иткән. Тукай хезмәтләре дөньяның 50дән артык теленә тәрҗемә ителгән. Бүген дә аның әсәрләре рус һәм башка милли телләрдә зур тираж белән нәшер ителә.

Бүген Әлмәттә дә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның юбилее һәм туган тел көне уңаеннан тантаналы чара узды.  Үзәк китапханә системасы һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән оештырылган тематик күргәзмә оештырылган иде. Шәһәрнең барлык иҗат интеллигенциясе, шигърият сөючеләр бөек татар шагыйрен искә алырга җыелдылар.


Район башлыгы Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне  Габдулла Тукайның 135 еллыгы белән котлады, әлеге вакыйга туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында аеруча зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, шагыйрь шигырьләрендә күзәтелә торган үз халкының патриотизмы, оптимизмы һәм якты киләчәгенә ышаныч бүген дә актуаль. Район башлыгы әлмәтлеләргә күтәренке кәеф һәм күңел күтәренкелеге теләде.


Туган телне һәм мәдәниятне саклауга, үстерүгә керткән өлешләре өчен Әлмәт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, журналистика ветераны Фоат Гайсин, җәмәгать эшлеклесе Зәрия Хәбипова район башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Татарстан республикасының халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлмәтнең мактаулы гражданины Клара Булатова, 26 апрельдә билгеләп үтелүче Туган тел көне барыбыз өчен дә Рухият һәм туган телнең матурлыгы бәйрәме, дип билгеләп үтте. ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе рәисе, «Әлмәт таңнары» газетасы баш мөхәррире Рәфкать Шаһиев үз чыгышында әлмәтлеләрне туган телне хөрмәт итәргә һәм сакларга чакырды.


Чара Әлмәт шагыйрьләре һәм язучылары чыгышлары белән дәвам итте, укучылар бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, Әлмәт татар драма театры актерлары театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Бәйрәмдә катнашучылар бергәләп  "Туган тел"  җырын башкардылар һәм Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса