Әлмәт районында яшәүчеләр Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган флешмобка кушылды
Флешмобта 32 бишмунчалы катнашкан! Районның Бишмунча авылында яшәүчеләр бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Шүрәле"сен искә төшергән. Авылда яшәүчеләр генә түгел, хәзерге вакытта республикабызның төрле почмакларындагы, хәтта Сахалин өлкәсендәге милләтпәрвәрләр дә кушылган. Сахалин өлкәсе Южно - Сахалинск шәһәре милли-мәдәнияте мөхтәрияте җитәкчесе Вәсилә Ягъфәр кызы Хуҗина, Әлмәт мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльмира Әкдәс кызы Хасанова, Әлмәт район мәдәният йорты баш белгече Таһира Таһирҗан кызы Шайдуллина, Алабуга Дәүләт музей - тыюлыгының "Сирәк тупланмалар галереясе" мөдире Камил Купаев та Тукайга булган хөрмәтләрен белдергәннәр.
Районның Бишмунча авылында яшәүчеләр бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Шүрәле"сен искә төшергән. Авылда яшәүчеләр генә түгел, хәзерге вакытта республикабызның төрле почмакларындагы, хәтта Сахалин өлкәсендәге милләтпәрвәрләр дә кушылган. Сахалин өлкәсе Южно - Сахалинск шәһәре милли-мәдәнияте мөхтәрияте җитәкчесе Вәсилә Ягъфәр кызы Хуҗина, Әлмәт мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльмира Әкдәс кызы Хасанова, Әлмәт район мәдәният йорты баш белгече Таһира Таһирҗан кызы Шайдуллина, Алабуга Дәүләт музей - тыюлыгының "Сирәк тупланмалар галереясе" мөдире Камил Купаев та Тукайга булган хөрмәтләрен белдергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа