Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районында “Тукай әкиятләре буйлап” мастер-классы узды

21 апреленнән 26 апреленә хәтле Татарстан республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган "Музейлар язы- 2021 ел” акциясе игълан ителде.

Бу акция вакытында Татарстан музейларында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар уздырылды. Әлмәт һәм Әлмәт районы музейлары белән беррәттән Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее да бу акциядә катнашты.
22 апрель көнне музейда мәктәп балалары белән бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан “ Тукай әкиятләре буйлап” исеме астында мастер – класс үтте. Җыелышып килгән балалар, чараның беренче элешендә, бөек шагыйребезнең тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә , андагы экспонатлар белән таныштылар. Балаларны иң кызыксындырганы шагыйрь үзе исән чакта бастырылган шигырьләр җыентыгы булды. Алар бик зур кызыксыну белән китаптагы шигырьләрне һәм шул шигырьләргә карата ясалган рәсемнәрне карадылар. Анда язылган шрифт гарәп телендә булганга , шигырьләрне аңламасалар да ясалган рәсемгә карап үзләренә таныш әкиятләрне эзләп таба алдылар. Балалар тапкан әкиятне сорау һәм җаваплар аша бергәләшеп әкиятнең исемен һәм эчтәлеген искә төшерделәр. Күргәзмәдә, шулай ук, музей фондларыннан куелган балаларның кул эшләре дә бар иде. Чарага килүче балалар арасында берсе, рәсем астында язылган исемне күреп, үзенең әбисе ясаган рәсемне күргәч бик гаҗәпләнде. Дүртенче сыйныфта укучы баланың да әбисе кайчандыр музейга килгән һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукай белән кызыксынган, аның әкиятләрен укыган, оныгы кебек өстәл артына утырып төсле буяулар белән куе урманда бармагын кыскан "Шүрәлене" ясап калдырган.


Чараның икенче өлешендә балалар өчен мастер - класс үткәрелде. Балалар җиңел пластилиннан әвәләп, Габдулла Тукайның әкиятләренә багышланган күмәк эш башкардылар, дип хәбәр итә  музей хезмәткәрләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса