Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр “Звезды из завтра” конкурсы финалына үтте

Анда бөтен Татарстаннан 250 дән артык яшь музыкант катнашты.

Республиканың биш шәһәрендә Гала-концертлар белән La Primavera Казан камера оркестрының “Звезды из завтра” республика иҗат программасының концерт туры тәмамланды. Программаның җитәкчесе Рөстәм Абязов программа финалында чыгыш ясаячак балаларның исемнәрен игълан итте.

 

“Һәр тапкыр без катлаулы хәлдә калабыз: финал концерты өчен иң яхшыларны ничек сайларга. Бу сезонда без программага 30 номерны керттек. Аларның берсендә генә дә Казан вәкилләре чыгыш ясаячак”, - дип сөйләде Абязов.

 

Ул, программаны оештыру комитеты карары буенча, финал концерты программасын формалаштырганда, дебютантларга өстенлек биреләчәк, дип хәбәр итте.

 

“Безнең даими катнашучыларыбыз бар, аларның уңышлары белән без горурланабыз. Әмма финалда без, һичшиксез, узган гала-концертлар нәтиҗәләре буенча яңа исемнәр тәкъдим итәргә булдык”, - дип аңлатты программа җитәкчесе.

 

Финал концерты программасында Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй, Җәлил, Баулы, Апас, Нурлат, Әгерҗе, Менделеевск, Чүпрәле, Азнакай, Биектау вәкилләре бар. Алар 14 майда Казанның La Primavera камера оркестры белән Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы сәхнәсенә чыгачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса