Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Шигырь - күңел чишмәсе

Тамакка төер утырды... Ничек еламый түзеп калырга соң?

Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында узган, Саҗидә Сөләйманова истәлегенә багышланган «Туган ягым талантлары» әдәби бәйгесе барышында минем башымнан шундый уйлар еш узды. Биредә шәһәрнең 9 яшүсмерләр клубыннан 19 бала катнашты.

Алар «Сугыш турында шигырьләр сөйлибез», «Барысы да ана кулыннан», «Ватан турында» номинацияләрендә көч сынаштылар.

Миңа жюри эшендә катнашырга тәкъдим килгәч, бер яктан шатландым, ә икенче яктан бик дулкынландым да. Балалар арасында иң яхшы шигырь укучыларны билгеләү - зур җаваплылык.

Көчле, онытылмаслык. Нәкъ менә шундый сүзләр белән тасвирлар идем мин бу бәйгене.

Шигырьләрне тыңлаганда төрле хисләр кичердем. Бер яктан, күзгә яшьләр килеп, үксеп елыйсы килсә, икенче яктан, балачак иленә кайтып, рәхәтлек тойдым. Һәр катнашучы да әдәби материалны җитди, сыйфатлы итеп сайлаган. Авыр, йөрәк өзгеч шигырьләрне яхшы белеп, аңлап укулары, актерлык осталыгы шаккатырды.

Конкурсантларны сайлап алынган әсәрнең туры килүе, эмоциональ йогынтысы, шулай ук башкару буенча бәяләделәр.

Барлык балалар да үзләрен бик талантлы һәм яхшы әзерлекле итеп күрсәтте. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса