Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә шигырь укучылар бәйгесе узды

15 апрель көнне, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне алдыннан «У Тукая» яшүсмерләр клубында нәфис сүз бәйгесе узды.

Биредә бәйге 2002 елдан башлап, ел да уздырыла. Анда шигърияткә гашыйк 40 кеше катнашты. Алар шагыйрьнең рус телендәге шигырьләрен башкардылар. Катнашучылар арасында өлкән буын вәкилләре дә бар иде.

Шигърият дөньясына чуму шулкадәр тулы иде ки, вакыт бер сулышта узды. Һәр конкурсант шагыйрь язган юлларны үзе аша үткәреп, әсәрнең асылын тыңлаучыга җиткерә алды. Иң яхшысын сайлап алу бик җиңел булмады.

Өлкән яшь төркеменең биш башкаручысы (14-18 яшь) жюри тарафыннан иң югары бәяләнде. Алар-беренче урын ияләре. Өлкән буынның ике вәкиле дә 1 урын алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса