Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә "Арт-Сабантуй" күргәзмә-бәйгесе узды

Анда исемнәре сәнгать дөньясында инде шактый таныш һәм шулай ук әле иҗат дөньясына яңарак кына аяк баскан рәссамнар катнаша.

Әлмәт картиналар галереясы «Татнефть» ярдәме белән инде сигезенче тапкыр «Арт-Сабантуй» күргәзмә-бәйгесен оештырды.

Бәйге географиясе быел тагын да киңәйде. Хәзер инде анда Санкт-Петербург белән Новосибирск вәкилләре дә бар.

Быелгы бәйгенең темасы «Алар бергә булды - сугыш һәм балачак» дип атала. Дөрес, мондый күргәзмә-бәйге узган ел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелергә тиеш иде. Әмма коронавирус пандемиясе аркасында «Арт-Сабантуй» булмыйча калды. Оештыручылар теманы үзгәртмәскә булганнар. Чөнки ул актуальлеген һичкайчан югалтмый.

Кулларына корал тотып сугышмасалар да, кечкенәдән үк михнәтләрне кичергән, ятимлек ачысын татыган әлеге буын бүгенге көндә игътибарга лаек. Ачлы-туклы, күз яшьле балачакны алар хәтерләреннән җуймыйлар. Игътибар белән карасаң, персонажларның күзләрендә - ачы сагыш. Әмма ничек кенә газаплы булмасын, уенсыз да булмаган, тик уенчыклары гына үзенчәлекле.

Традиция буенча, «Арт-Сабантуй» күргәзмәсе Әлмәт политехникумында ачылды. Анда катнашучыларны «Татнефть» Хәйрия фонды директоры Ренат Мамин сәламләде.

- Әлеге күргәзмәне оештырып, сугыш чоры балаларына киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтергә булдык. Алар да тетрәнүләр кичергән, - диде ул.

Ачылу тантанасына чакырылган Әлмәт музыка көллияте укучылары сугыш темасына багышланган җырлар башкардылар.

Бөек Җиңү бәйрәменә кадәр сугыш чоры балалары тормышын сурәтләгән 30 картина Әлмәтнең төрле учреждениеләре буйлап сәяхәт итәчәк. Финиш ноктасы - Әлмәтнең үзәк мәйданы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса