Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтнең пионерлар йортындагы “Кванториум”да шөгыльләнүчеләр “Весенние выкрутасы” халыкара балалар һәм яшьләр иҗаты конкурс - фестивалендә җиңү яулады

Стиль лабораториясе берләшмәсеннән кызлар «Весенние выкрутасы 2021» фестивалендә катнаштылар.

«Декоратив-гамәли иҗат» номинациясендә: чигү, бәйләү, изонить техникасы, 2 нче урынны Сәлахова Адилә яулады.

Данданова Елизавета «Төрле төстәге җепләр» номинациясендә мактаулы икенче урынны алды.

Толстова Евгения «Текстиль»номинациясендә җиңүче булды.

Берьюлы өч катнашучы: Шәрифуллина Рената, Хәкимова Сара, Петрова Мирослава «Текстиль» номинациясендә беренче урыннарны яуладылар.

"Мода театры" номинациясендә «Одежда со вкусом традиций» коллекциясе белән кызлар коллективы 2 дәрәҗә лауреат булды.

Барлык катнашучыларны дәрәҗәле халыкара конкурста лаеклы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса