Сер саклаган асылмалы басма
Нинди генә сер сакламый бу йөрәк... Үзенә җыя, туплый да, кан саркыган яраларын еллар белән ямап, серен җөйләп куя. Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары Абыстакайның гомер буе саклаган йөрәк серен тамашачыга чиште.
Матур итеп, берәүне дә кыен хәлгә куймыйча. Әлеге сер якты нур булып, балкыш, җыр-моң, якты сагыш булып бөтен сәхнәне, тамаша залын тутырды.
Ләйсән Әминованың «Абыстакай» әсәре буенча куелган «Йөрәк сере» мелодрамасын тамашачы йотлыгып, бер тын белән кабул итте. Күрәсең, тансыклаган, сусаган мондый тамашага. Әсәр нигезендә бер нәселнең язмышы, яшәү рәвеше, сере ята. Автор әсәрендә шактый зур аралыкны колачлаган. Вакыйгалар чылбыры бүгенгедән үткәнгә, үткәннән бүгенгегә күчеп, кеше язмышларын гына түгел, ә милли асылыбызның үзгәрә, югала баруын сурәтли, чагыштыру мөмкинлеге бирә. Сугыш зилзиләләре, тормыш давылында очкан ал яулыгының ишен таба алмый, гомер буена яраткан иренә тугры калып, бөредә генә калган ана мәхәббәтен туганнарының балаларына биреп, чәчәк аттырып яшәгән Абыстакай язмышы берәүне дә битараф калдырмый. Үзе сабыр, үзе кырыс, үзе моңлы Абыстакай образы Татарстанның халык артисты Луиза Солтановага чаклап теккән кием кебек.
Артист бары тик Абыстакай булып яшәде генә. Аның атлап йөреше, киеме, һәр сүзе, тавышы гаиләдәге язылмаган канунны, милләтебезнең әхлагын саклаучы хатын-кыз икәнен ассызыклый. Тамашачы Луиза Солтанованы шулкадәр сагынган, сәхнәгә ул чыгуга зал алкышларга күмелде. Абыстакайның яшьлеген гәүдәләндергән талантлы актриса Ләйсән Әхмәдиева хәтта тавыш тембры, сөйләү манерасы белән дә Луиза Солтановага якынайган. Алар икесе бер була алдылар. Абыстакай буыннар чылбырының, гаилә тәсбихының Мәрьям-анасы булып тора. Сугышларны кичеп исән-имин кайткан ире Тимерхан белән кавыша алмавының сәбәбе, карынында яралып та, якты дөньяга аваз салмаган нарасыйның язмышы, парлы сеңлесенең балаларын канат астына сыендырып, мәрхүмә апасының балаларына әни булудан баш тартуларның сере нәрсәдә соң? Әлеге сернең бер өлешен бер туган, икенче өлешен икенче туган белә. Бары тик бөтенләе белән Абыстакайда гына саклана йөрәк сере.
Актаныш төбәгенең бөтен колориты Мәснүнә образында ачыла. Үзенчәлекле холык, сөйләшү рәвеше, үзенчә беркадәр һавалылык, диалекталь бизәкләр мулдан. Татарстанның атказанган артисты Асия Харисова тудырган әлеге образ салават күперенең бөтен төсен чагылдыра. Луиза Солтанованың Абыстакае ак мәрмәрдән эшләнгән илаһи бөек бер сын булса, Асия Харисованың Мәснүнәсен рәссам Х. Якупов иҗат иткән төсләргә бай «Шәле хатыннары» белән чагыштырырга мөмкин. Бәлки артистның Актаныш кызы булуы да тәэсир иткәндер.
Абыстакайның сеңелләре Мөнҗия (Татарстанның атказанган артисты Ф. Бикморатова), Хәкимә (арт. З. Газизова), оныклар әйтерсең аннан туганнар. Тыйнак, кирәгенчә шаян, зирәк. Хәтта киемнәренә кадәр охшаш. Даниянең (Татарстанның атказанган артисты Г. Кәшипова) исә кырку холкы гына түгел, өстендәге киеме дә калган туганнарыннан нык аерыла.
Артист Фаил Сафиуллинның җырчы актер икәнлеге сер түгел иде. Ул иҗат иткән «урамнан табылган» онык - Мансурның сафлыкка, табигый чынлыкка, гадилеккә сусаган җаны «Йөрәк сере» җыры белән Тимерханның асылын ачты. Тыйнак, кирәгеннән артык басынкы Тимерхан (арт. Р. Әхмәдиев) үзенең яшьлек мәхәббәтен ахирәттә генә назлый алды. Яшьлектә гаярь Тимерхан, Абыстакай (Л.Солтанова) белән кулга-кул тотынып асылмалы басмадан үткәндә, ир-егетләрдә күпләр күрми торган саф сөюнең өлгесе кебек иде: кыюсыз, чиста.
Билгеле булганча, Әлмәт театры соңгы елларда төрле фестиваль-конкурсларда еш катнашып, заман белән бергә түгел, ә аннан алдарак бара. Шуңадыр да, әлеге мелодрама классик асылын югалтмыйча, яңа форматта, заманча күзаллауда тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева бу хакта болай ди: «Безнең иҗатны күзәтеп барган кешеләр яхшы белә: Әлмәт театры бертөрлелекне сөйми. Тамашачыларыбыз да төрле. Спектакльләребезгә карата кардиналь үзгә булган фикерләр ишетергә туры килә. Ләйсән ханым безгә үз иҗат җимешен сәхнә әсәре итеп куярга тәкъдим иткәч тә, шактый гомер уйланып йөрдем. Халык ничек кабул итәр дигән борчу бар иде, билгеле. Фикерләшкәннән соң, без «Йөрәк сере» мелодрамасын репертуарыбызга алырга карар кылдык. Мине кызыктырган тагын бер нәрсә - әсәрдә хатын-кызлар, яшь-җилкенчәкләр өчен рольләрнең шактый булуы иде».
«Йөрәк сере» Татарстанның халык артисты Наилә Нәҗипованың режиссер буларак тәүге эше. Тик беренче коймак төерле булмады. Классиканы һәм модернизмны синтезлый алган, спектакльгә тирән, мәгънәви фәлсәфә салган. Берсеннән-берсе кечкенә балаларны ышанып сәхнәгә чыгару нәсел җебен өзмәскә тырышуның бер мисалы. Н. Нәҗипова буыннар алмашканда да милли әхлакны гаиләдә сакларга мөмкинлеген күрсәтә. Ул «пәри башка, җен башка» икәнен ачык аңлап эш иткән. Сәхнәдә яшьләрнең, яшьлекнең күп булуы әсәргә динамика өсти. Гомумән, әсәрдә тормыш чынбарлыгы ярылып ятса да, режиссер символика-шартлылыкны да урынын, вакытын белеп, оста файдаланган. Намус, иман, чисталык, сафлык төшенчәләре абыстайны соңгы юлга озаткач башкарылган идән юу күренешендә тирән чагылыш тапкан.
Әсәрнең авторы - Ләйсән Әминова. Минзәлә педагогия училищесын һәм Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.
Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Педагогик стажы 40 елга якын.
2019 елда Ләйсән Әминова «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә шушы «Абыстакай» әсәре белән катнаша һәм икенче турга үтә. Аннан соң Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында авыл мөгаллимәсенең иҗаты белән танышу оештырыла. Ләйсән Галиәкбәр кызы әдәбият галиме Ә. Закирҗановның олы ярдәме белән әсәрне күпмедер үзгәртеп эшли, тагын да шомарта, камилләштерә.
- Наилә Рәфкатовна бик талантлы режиссер. Әсәрне ул тагын да баетты, аерым эпизодлар кертте. (Оныклар күренеше, 30 нчы елгы һәм хәзерге чор яшьләре). Мин аңа бик рәхмәтле. Әсәремне алган һәм халыкка чыгарган Фәридә Бәгыйсовнага рәхмәтем чиксез.
Әсәрне язуның максаты - Абыстакай кебек көчле рухлы, мәхәббәтенә тугры булып калган һәм рухи кыйммәтләрне тапшыра алырлык зирәк акыл белән яшәгән, авылның абыстае булган кешене күрсәтү. Икенче яктан, мин бүгенге ата-аналарның бик нык үзгәрүен күрәм. 50-60 яшьлекләр дә үткәнне оныта баралар кебек. Шуларның хәтерләрен яңартасы килә. Буыннар чылбырын өзмәү алар җилкәсендә бүген.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа