«Кайтаваз»: Чупайда байларны сөргенгә сөрәләр
Чана табаннарына юеш кар ябыша. Кар катыш яңгыр биткә түгел, җанга сылана. Аяк асты пычрак. Әхмәт байның ак ихатасы алдына халык җыелган.
Бай йортының капкалары киереп ачылган. Хәзер нидер булачак. Тик көне генә һаман елак бала кебек. Язгы су аякларга үтә.
4 апрель көнне Чупай авылында күренекле сәүдәгәр Әхмәт бай гаиләсенең фаҗигале язмышына багышланган, «Кайтаваз» дип аталган тарихи реконструкция ясалды. Чупайлылар Хаҗиәхмәт гаиләсен сөргенгә сөрү күренешен тергезделәр. Ә көн күңелсез. Әйтерсең, моннан бер гасыр элек әлеге күренешләрнең шаһиты булган кояш болытлар арасыннан чыгарга кыенсына.
Чын мәгънәсендә уйландыра торган тамаша эшләгән чупайлылар. Тарих пәрдәсенең бер читен күтәреп, халыкны үткәннәргә алып киттеләр. Театральләштерелгән тамаша Әхмәт байның гаи-ләсендә балага исем кушу күренешеннән башланып китте. Бөтен вакыйга тарихи һәм истәлекле булган бай йорты каршында барды.
Малайларның эшләп үсүләре, егет булу, илдәге үзгәрешләр - барысы да динамик рәвештә бара. Музыка вакыйгалар агышын көчәйтеп, куертып җибәрә. Идея авторы - Чупай авылы Мәдәният йорты директоры Дамир Идрисов әлеге тамашага бөтен гаилә әгъзаларын җәлеп иткән. Бу мактауга лаек. Артистлар арасында районда билгеле йөзләрне күрү дә күңелле күренеш. Сценарий авторы һәм тамашаның режиссеры Татарстанның халык артисты Рафикъ Таһиров күренешкә нигез итеп Хәмдия Маннапова материалларын алган. Музыкаль бизәлеш ягыннан композитор Хәмит Мәткәримов, ә тарихи яктан төбәкне өйрәнү буенча шактый эш башкарган Марат Туйкин ярдәм иткән. Әлеге вакыйгалар Чупай авылы халкына, күрше авылларда яшәүчеләргә аеруча үз. Шуңа да күмәк күренешләргә күбрәк авыл халкын җәлеп итсәләр, икенче планда гына булса да үзләренең һәвәскәр артистлары катнашса, тамаша тагын да җанланып китәр иде. Чөнки Чупайда элек-электән мәдәният-сәнгать өлкәсендә зур-зур тамашалар уздырган халык яши. Мондый эш күмәклекне ярата.
Әхмәт бай йорты үткән гасырдан калып, туган якның бай тарихын чагылдыручы бердәнбер архитектура һәйкәле. Яхшымы, начармы, бу безнең тарих. Әлеге вакыйгаларга, шәхесләргә һәр чор үз бәясен бирә. Совет чорында бер бәя алсалар, бүген исә әлеге вакыйгаларга караш башка. Әйе, таяк та ике башлы. Әйберләрнең дә уңы бар икән, тискәре ягы да булачак. Хәтта син кемгәдер дус икән, шуның өчен генә булса да кемнеңдер дошманы, димәк. Бу - чынбарлык. Монда уйланырлык җирлек бар.
Әхмәт бай йортында төрле чорларда башлангыч мәктәп, совхоз идарәсе, телефон станциясе, авыл китап-ханәсе, Мәдәният йорты, ветеринария пункты урнашкан була. Хәзерге вакытта Мәдәният йорты директоры Дамир әфәнде Әлмәт төбәгенең күрке булган ак ташлы утарны ТР мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә кертү буенча тырышып йөри. Бу эшнең рәсми документ өлеше авыл җирлеге башлыгы Илсөяр Зөбәерова җилкәсенә төшә.
Әлеге чараны яктыртырга республикадан да бик күп массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килгән иде. Чара вакытында ярминкә, чәй эчү мәҗ-лесе, шулай ук тамаша персонажлары белән фотосессия дә булды.
Тамаша тәмам. Ә карлы яңгыр ява да ява. Әхмәт бай йортының моңсу тәрәзәләре өмет белән кунакларны озата. Яктылык бөркеп торган ак ихата тарихи ядкарь булып ишекләрен ачар, озатмас, каршы алыр кебек.
Кем соң син, Әхмәт бай, яки Ак йортның кара язмышы
Зур тарихлы авыл Чупай. Күркәм эшләре, уңган кешеләре белән бай. «Кайтаваз» тарихи тамашасы күпләрдә әлеге вакыйганың сәбәпчесе булган Әхмәт бай белән кызыксыну уятты.
Мин озак еллар мәктәп директоры, бүгенге көндә китапханә мөдире булып эшләүче Резедә Әхмәтшинага мөрәҗәгать иттем. «Әлбәттә, миндә материаллар бар. Тик бу эш белән озак еллар Хәмдия Маннапова шөгыльләнде. Аңа мөрәҗәгать итсәгез дөресрәк булыр», - дип, мине Хәмдия ханымга җибәрде ул.
- Без кечкенә чакта ук әлеге ак, матур таш йортны олыларның «Әхмәт бай йорты», «Әхмәт йорты» дип сөйләгәннәрен ишетә идек. Бай йорты булгач, нишләп монда бер кеше дә яшәми икән дип уйлый идем. Элек идеология дә башка, бу хакта бик сөйләмиләр дә иде. Тик шунысы бар, ул чорда, байларны каралтып сөйләгәндә дә, авыл халкы Әхмәт бай турында һичкайчан начар дип сөйләмәде. Үзем укытучы булып эшли башлагач ничектер кызыксынып киттем, авыл картларыннан сорашып, бөтен ишеткәннәремне яза бардым. Шулай шактый гына материаллар, истәлекләр тупланды. Алабуга шәһәрендә гомер иткән авылдашыбыз Рәис абый Кашапов та үзенең «Язмышлар кочагында» (Алабуга, 2002) китабында кызыклы гына мәгълүматлар язып калдырды. Кызыксынган кеше аннан да карый ала. Әлбәттә, авылның кыл уртасында урнашкан сәүдәгәр Әхмәт бай йорты торгызылса, авыл өчен генә түгел, ә татар тарихы өчен олы мирас булыр иде.
Әхмәт Габделҗаббаров 1849 елда Чупай авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Үз гаиләсендә дүрт малайлары: Шаһиәхмәт (1876), Хаҗиәхмәт (1879), Вәлиәхмәт (1882), Шаһимәгъсүм (1884) һәм бер кызлары була.
Әхмәт бай йорты якынча 1890-1910 еллар аралыгында төзелә. Йортны авыл осталары эшли. 1912 елда йортның фасадын эшләтү өчен Хаҗиәхмәт Самарадан осталар чакырта. Намуслы, кешелекле булганы өчен авыл халкы Әхмәт байны хөрмәт итә. Үзенең балаларын да эшкә өйрәтеп үстерә. Балалары өйләнеп башлы-күзле булгач, Әхмәт абзый уртак эш оештырып җибәрергә тәкъдим итә. Алар якын-тирәдән икмәк сатып алып, аны өязгә илтеп тапшыра башлыйлар. Бу эш тырыш һәм ишле гаиләгә зур табыш китерә.
Илдә болганышлар башланганчы ук, алдан күрүчән Әхмәт абзый малайлары белән киңәшеп һәм үзе белән төпчек малаеның гаиләсен алып, Кытайга чыгып китә. Тик юлда тиф авыруыннан үзе дә, малае да үләләр. Шаһиәхмәт тә гаиләсе белән Уфага китеп өлгерә. Бар булган мал-мөлкәтен талап, йорт-җирен тузгытып, Хаҗиәхмәтне гаиләсе белән Красноярск шәһәренә сөргенгә сөрәләр.
Менә шулай бик аянычлы тәмамлана Ак йортның кара язмышы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа