Фәрит Бикчәнтәев Әлмәттә булачак студентлары белән күрешәчәк
Очрашу 19 апрель 14.00 сәгатьтә Әлмәт татар дәүләт театрында үтә.
18 һәм 19 апрельдә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә киләчәктә язмышын театр сәнгате белән бәйләргә хыялланган укучылар белән очраша.
Быел Театр училищесында татар артистлары курсы җыела. 1 апрельдән Казанда һәр дүшәмбе 17.00 сәгатьтә консультацияләр уза, дип хәбәр итә Әлмәт драма театры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа