Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районында тарихи йортны торгызырга ниятлиләр

Районның Чупай авылында сәүдәгәр, меценат Әхмәт байның XX гасыр башында төзелгән таш йорты бар.

Әлмәт районы Чупай авылында меценат Әхмәт бай йортын төзекләндерүгә багышланган театральләштерелгән тамаша булды. 

Тамашаның максаты — 150 еллык тарихы булган бинаны төзекләндерүгә халыкны җәлеп итү. Бирегә бөтен авыл халкы, күрше районнарда яшәүчеләр җыелды. Аларны шушы йортка нигез салган һәм яшәгән Әхмәт байның тормышы белән таныштырдылар.

«Кызганыч, йортның ничәнче елда төзелгәне төгәл билгеле түгел. Аңа 150 ел тирәсе булырга тиеш. Мин үзем авыл кешесе, Әхмәт бай йортының елдан-ел җимерелә баруын күреп йөрәк әрни. Шуңа да бүгенге тамашаны үткәрергә булдык. Реконструкциядә авыл җирлеге һәм район хакимияте ярдәм итәр дип ышанам», — диде Чупай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Дамир Идрисов.

Авыл халкы моңа кадәр дә борынгы йортны төзекләндереп торган. «Халык, мәдәният йортында эшләүчеләр белән ел саен хәлебездән килгәнчә йортны тәртипкә китереп торабыз. Диварларын агарту, ишегалдын чүп-чардан арындыру, тигәнәкләрне чабу булсынмы — тырышабыз», — диде Дамир Идрисов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, киләчәктә йорттан музей ясау теләге бар. «Музей ясасак, яхшы булыр иде. Җәй көннәрендә хәзер дә туристлар килеп, иске йортны карый. Халыкның кызыксынуы күренә», — ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса