Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Калабыз театрлары берләште

«Сезне чын бал-маскарад һәм бик күп сюрпризлар көтә». «Галиҗәнап театр» бәйрәмен оештыручылар вәгъдә иттеләр боларның барысын да.

Әлмәт татар дәүләт драма театрында гаҗәеп, үзенчәлекле тамаша булачагы хакында бина эченә үтеп кергәнче үк сизәргә була иде.

Әлмәт музыка көллиятенең барабанчылар төркеме баскычтан ук сәламләп торды, ә инде фойеда Лев Толстой әсәрләре буенча төшерелгән кинолардагы кебек бал күлмәкләре кигән кызлар һәм көяз егетләр каршы алды. Билет сатып алган һәркемгә бал-маскарадларның төп атрибуты булган битлекләр дә бирелде.

Икенче катның холлында мазурка, полонез, вальс кебек популяр биюләр биергә өйрәттеләр. Театр тарихын яхшы белүчеләр викторинада катнашып, драмтеатр спектакленә чакыру билетлары, тәм-томнар оттылар.

Бу кичне нефтьчеләр башкаласы тарихында тәүге тапкыр бер сәхнәдә Әлмәтнең профессиональ һәм һәвәскәр театрлары бергә җыелды. Алар – җиде дистә елдан артык тарихлы татар дәүләт драма театры, «Легкие крылья» урам театры, «Фристайл» заманча бию студиясе, Әлмәт дәүләт нефть институтының «Дебют» театраль студиясе, Әлмәт музыка көллиятенең театраль иҗат бүлеге, «Иске Әлмәт» Мәдәният сарае каршындагы «Дар» һәвәскәр театры, «Әлмәт» милли-мәдәни үзәгенең «Радужка» курчак театры.

Оешыручылар тамашачылар хозурына бай эчтәлекле, төрле яшьтәгеләрнең зәвыгына туры килерлек программа әзерләгәннәр. Сабыйлар күңеленә курчак театры чыгышы хуш килсә, яшүсмерләр заманча биюләр башкаручыларны яратып карадылар, өлкәннәр исә драмтеатр артистлары башкаруындагы Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» әсәре буенча куелган өзекне караганда яшьлекләрен искә төшереп утырганнардыр. Республикада бердәнбер профессиональ «Легкие крылья» урам театры хәзер тормышыбызга шулкадәр үтеп керде, бер генә бәйрәмне дә алардан башка күз алдына китереп булмый. Жонглерларның, клоуннарның чыгышын тамашачылар алкышларга күмделәр. Булачак нефтьчеләр һәм музыкантлар – нефть институты һәм музыка көллияте студентлары да чын профессионалларча чыгыш ясадылар.

Бу кичне бәйрәмгә җыелучылар истәлекле вакыйганың шаһиты булдылар. Калада яңа иҗтимагый оешма – театрлар берлеге барлыкка килде. Кичә азагында һәрбер театрның җитәкчесе сәхнәгә менеп, берлекне гәүдәләндерүче картина «иҗат иттеләр», ягъни һәрберсе махсус стендка театр сәнгате белән бәйле берәр предмет беркетеп куйды (битлек, бант, җилләткеч һ.б.лар).

- Бүген күпләр бүленеп-аерылышып бетсә, без менә берләшергә булдык, идеямне хуплаганнары өчен яшь коллегаларыма рәхмәт. Бу турыда күптән хыяллана идем. Ә менә бүген ул чынга ашты, - диде драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева. Ул заманча сәхнә өчен «Татнефть» компаниясе һәм аның генераль директоры Наил Магановка, һәвәскәр берләшмәләргә ярдәм күрсәтүче «Татнефть» Хәйрия фондына рәхмәт белдерде.

Беренче коймак төерле була дисәләр дә, бу тәүге бал-маскарадка һич тә кагылмый. Бәйрәм көткәннән дә яхшырак килеп чыкты. Оештыручылар бу чараларның дәвамлы булачагына ышандырдылар, Әлмәт театр коллективларының фестивален үткәрергә дә планлаштыралар.

 

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса