Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә “Без срока давности” күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә 9 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

1 апрельдә “Нефтьче” мәдәният сараеның паркет залында (3 нче кат) Татарстан республикасы Дәүләт архивы тарафыннан оештырылган “Без срока давности” (+16) күргәзмәсе ачылды.

Бу архив документлары күргәзмәсе Бөек Ватан сугышы елларында ил халкының фаҗигасы, нацистларның һәм аларның ярдәмчеләренең оккупацияләнгән территориядәге җинаятьләре турында сөйли.

Күргәзмәнең һәр стенды аерым регионга багышланган. Беренче күргәзмәләр халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне алдыннан, 2020 елның 13 сентябрендә, Россиянең һәр төбәгендә ачылган булган.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса