Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ачыла алдыңда театр пәрдәсе

Яз бөтен көченә шаулап яшәү алып килгән мәлдә театр әһелләре һәм тамашачылар Театр көнен билгеләп үтәләр.

Тамашачы театрны бер могҗиза итеп күрергә күнеккән. Бу хәзер дә шулай. Тукай биргән бәя бүген дә актуаль. Көлдерә дә, елата да, уйлата да, дәрес тә бирә.

Үзенең бай тарихы, мәшһүр артистлары булган Әлмәт татар дәүләт драма театры өчен дә кадерле бу көн. Яңа премьера, яңа рольләр, якты хатирәләр, киләчәккә планнар белән яши безнең театр. Халыкка яктылык, яңалык, нур чәчеп, киләчәккә өмет уята.

Бәйрәм уңаеннан без артистлар белән очраштык. Сүзне аларның үзләренә бирик әле.

Роза Салихова, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты

- Мин язмышымнан канәгать. Бик матур, бик зур, мәгънәле рольләр уйнадым. Шәмсекамәр, Мирандолина, Тәңкәбикә, Мөнирә, Фатималарны уйнагач ничек сөенмисең ди?! Хәзер инде сәхнә яшьләргә күчә. Әлбәттә, артист кеше ул сәхнәне, рольне сагынып тора инде. Безнең үзебезнең арада шундый шаяру бар. “Берәр агач яки утыргыч булып уйнарга булса да роль юкмы?” дибез. Без бит сәхнә исе, шуның тылсымы белән яши торган халык.

 

Раушания Фәйзуллина, Татарстанның халык артисты

- Без бит сәхнәгә ябышкан кешеләр. Аннан башка тормышны белмибез дә, күрмибез дә. Безне остазларыбыз бөтен җаныңны биреп уйнарга өйрәтте. Шул вакытта гына син әйтергә теләгән фикер, синең хисләрең тамашачыга барып җитә. Аллага шөкер, вакытында яшь, чая кызларны да, характерлы ханымнарны да уйнадым. Аннан әбиләргә күчтем. Шулай да әле үземне иҗади яктан янып беттем дип әйтмәс идем. Әле егәрем, дәрт-дәрманым, иҗади запасым бар дип саныйм. Кеше өчен, артистлар өчен бигрәк тә, үзеңнең кирәк икәнне тоеп яшәү әһәмиятле.

Раушания ханымның кызы Ләйсән Фәйзуллина – Татарстанның атказанган артисты, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында эшли.

Наилә Нәҗипова, Татарстанның атказанган артисты

- Август аенда Камал театрыннан күчеп, Әлмәт драма театры артисты булып эшли башлавыма 20 ел тула. Яшьлегем-юләрлегем аркасында мин артык бәйсез булганмындыр, кайда булсам да мин - мин булып калам дигән индивидуаль уйлар белән яшәгәнмен. Әлбәттә, бүген дөньяга караш үзгә. Шулай да Камал театрының мөнәсәбәтләр культурасын, берсе артыннан берсе киткән шәхесләрен юксынам. Камал театры йөрәгемдә мәңгегә. Әлмәт театрын да бик яратам.

Ләйсән Әминованың «Абыстакай» әсәре буенча куела торган «Йөрәк сере» спектакле - минем беренче режиссерлык эшем. Фәридә Бәгыйсовна тәкъдим иткәч, куярга алындым. Нәтиҗәсе ни булыр? Премьера 25 мартта була.

Режиссер спектакльне тамашачы залына төшеп куя, ә актер сәхнәдә. Икесенең дә карашлары төрле яктан. Актерның мин-минлеге көчле булмаса, ул сәхнәдә югала, күренми. Режиссер бербөтен дөнья тудырырга омтыла. Ул актерларны балаларны яраткан кебек бертигез эчкерсез, ихлас яратырга тиеш. Кыскасы, режиссер табигате актер табигатеннән аерыла.

- Хәзер күп театрларда режиссер актерны чишендерә. Актер һәм режиссер буларак моңа сезнең мөнәсәбәтегез ничек?

- Сәхнәдә чишенү-чишендерүне мин урынлы я урынсыз гадәти театраль ысул итеп кабул итәм, шул гына. Татар театрына йөргән тамашачыларның бер өлеше «менә бу дөрес, моның белән килешәм», «без дә шул фикердә», «нәкъ мин теләгәнчә уйныйлар болар» мәгънәсендә тамашаны кабул итеп, ләззәт кичерә. Тик, минемчә, спектакль тамашачыны уңай гадәти халәтеннән чыгармаса, тетрәндермәсә, аның кирәге шикле. Әлбәттә, актер сәхнәгә чыктымы - чишенгәнме ул, юкмы - үтәкүренмәле булырга тиеш. Бу гади чишенүдән күпкә катлаулырак та, җаваплырак та.

- Актриса буларак нинди роль турында хыялланасыз?

- Хәзер барысына да риза. Аңлыйм, әлбәттә, сәхнә яшьлекне ярата, шулай да ел саен сүз кузгатмыйча, соранмыйча, роль көтеп торам. Көтеп тору минем профессиямнең үзенчәлеге. Шулай да мин бик бәхетле актриса, көтмәгәндә-уйламаганда Бибинурны («Оҗмах капкасы»), Шен Те («Бистә фәрештәсе»), Анжела («Болан патша»), Эльзаны («Син кайда идең») уйнадым. Бу минем иң яраткан, иң кадерле рольләрем.

Айзил Фазлыев, театр артисты

Әлмәт татар дәүләт драма театрында 6 ел эшли. Беренче карашка романтик, җырлы мәхәббәт геройларын уйнар өчен яратылган кебек. Үзен күбрәк комик рольләрдә күрә. Ихлас. Яшьлек, иҗат дәрте ташып тора.

- Әлмәт театры минем тормышым, дисәм дә ялгыш булмас. Безнең театр гел юлда, гел эзләнүдә. Театрның тормышы көнгә яки төнгә бүленми. Театр - безнең яшәеш. Әлбәттә, һәр рольне йөрәк аша уздырасың. Ләкин сәхнә - ул сәхнә, ә реаль тормыш аерым. Артист өчен нинди генә роль булмасын, сәхнәгә чыгу - бәхет. Мин нинди роль бирәләр - шуңа риза. Ә күңелгә иң ятышлы ролем «Адашкан ир» спектаклендә Гафур образы.

 

Асия Харисова, Татарстанның атказанган артисты

- Минем үземә характерлы рольләр ошый. Гомумән, нинди роль бирәләр, барысын да яратып, күңел биреп башкарам. “Татар хатыны ниләр күрми”дә режиссер керткән сүзсез килен ролем бар иде. Шуны ялкау килен итеп күрсәтеп, мактау кәгазьләре алдым. Эпизодик рольләргә дә мин характер бирергә тырышам. Артист кеше гел эзләнүдә бит ул. Элек мин Клара Булатованың “Җомга” тапшыруын дөньямны онытып карый идем. Аның чишмә кебек агып торган сөйләменә исем китә иде. Әкренләп шуны өйрәндем. Гастрольләргә барганда, юлда ул булып шигырьләрен укый идем. Әле дә файдаланам, кайвакыт.

Бүгенге көндә мин театрны дөрес юлда дияр идем. Ул заман белән бергә атлый. Моңа театрның “Алтын битлек”тә катнашуы дәлил. Шул ук вакытта соңгы премьерабыз театрыбызның традицияләргә тугры калуын, милләтнең, халкымның рухи дөньясын чагылдыруын күрсәтә.

Бәйрәм белән сезне, театр сөючеләр!

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса