Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә хәйрия концерты узды

Бәйрәмнең төп геройлары - мөмкинлекләре чикләнгән балалар.

17 март көнне «Иске Әлмәт» мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү һәм адаптация шартларын яхшырту проектына ярдәм йөзеннән «Һәр балада – кояш» дигән зур хәйрия концерты булды.

Алар өчен мастер-класслар оештырылды, сый-нигъмәтләр, бүләкләр һәм бик күп төрле уеннар әзерләнгән иде.

Концерт программасында Әлмәт эстрадасы йолдызлары катнашты. Хәйрия концерты «Татнефть» компаниясе, район башкарма комитеты, «Үсеш территорияләре», «Игелек бүләк ит» фонды һәм битараф булмаган кешеләрнең зур инициативалы төркеме ярдәмендә узды. Концертта җыелган барлык акчалар 19 нчы номерлы мәктәп территориясендә балалар спорт-уен мәйданчыгы төзүгә тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса