Мәдәни мирасыбыз
Узган санда без мәдәни мирасны барлау буенча сәхифә ачып җибәргән идек. Аның кысаларында газета укучыларыбызны тарих һәм мәдәният һәйкәлләре белән таныштырабыз.
Бүген сезнең игътибарга Әлмәт туган якны өйрәнү музее экскурсоводы Татьяна Ефимованың республика әһәмиятендәге тарихи һәйкәл - Покрау чиркәве хакындагы белешмәсен тәкъдим итәбез.
Покрау чиркәве
(Кичү авыл җирлеге – Кичү авылы. 1882-1892 еллар)
Бер тәхетле, җылы таш гыйбадәтханә авыл халкы һәм җирле алпавыт Валентин Петрович Шалашников акчасына төзелгән. Гыйбадәтханә төзелеше вакытында гыйбадәт кылулар 1882 елның июлендә төзелгән вакытлы агач чиркәүдә алып барыла, соңрак 1897 елда әлеге гыйбадәтханә сүтелә һәм земство мәктәбе өчен тапшырыла. Агач гыйбадәтханә 1883 елда, ә таш мәчет 1897 елның ноябрендә изгеләндерелә. Чиркәүнең планировкасы өч өлеш экспозициядән гыйбарәт. Болар - гыйбадәтханә, чаң кагу урыны һәм трапезалар бүлмәсе. Алар гади геометрик формаларның үзенчәлекле кушылмасы булып тора. Чиркәү эчендә Евангелие сюжетлары буенча, май белән ясалган рәсем сәнгате әсәрләре сакланган. Бу - эклектика стилендәге провинциаль культ архитектурасы һәйкәле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа