Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ольга Зарубина Әлмәттә яшәүче хатын-кызларны 8 Март белән котлады

РСФСРның атказанган артисткасы Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган шәһәр концертында катнашты.

Чара «Нефтьче» мәдәният сараенда узды. Кунаклар өчен җырчы үзенең “Ягода малина”,  “Разлучница” кебек легендар хитларын башкарды. Шулай ук мәдәният сарае сәхнәсендә шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады: алар биеделәр, рус, татар һәм француз телләрендә җырладылар.

Бәйрәм концерты вакытында бүләкләү тантаналы булды. Әлмәтнең иң тырыш хатын-кызлары район башлыгы Тимур Нагуманов кулыннан Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары алдылар. "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Моннан тыш, Татарстан республикасы Президенты Указы белән яшь буынга мәгариф һәм тәрбия бирү системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен 17 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рима Таҗиева «ТАССРга 100 ел» медале белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса