Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Шушы яктан, шушы туфрактан ул...

«Шагыйрь булсаң, дөнья өчен давың, януың кирәк; януыңны халыкларның күмәк тануы кирәк», - дип яза Равил Фәйзуллин.

Әлеге сүзләр нәкъ менә безнең танылган шагыйрәбез, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Тукай премиясе лауреаты, Әлмәт шәһәре һәм районының мактаулы гражданы Клара Гариф кызы Булатовага туры килә.

Әйе, аны халык таный, ярата, иҗаты белән кызыксына, укый, исемен телдән төшерми. Шагыйрә үзе җырларга кергән Сарман якларында туып-үссә дә, иҗаты Әлмәтнең уңдырышлы туфрагында чәчәк аткан. Биредә аның тынгысыз, якты хыялларга бай яшьлеге, иң егәрле, көч-куәт ташып торган еллары узган. Әлмәт шагыйрәне рухи яктан үстергән. Бүгенге көндә дә ул иҗат дәртен сүндермичә, тулы тормыш белән яшәвен дәвам итә.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бөек шагыйрәбезнең бай иҗатын тагын да тулырак өйрәнү, 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтү максатында 10 февраль көнне Мәмәт авыл китапханәсендә «Шигырь уты яна йөрәкләрдә» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырдык.

Очрашу кичәсе түгәрәк өстәл янында җылы, җанлы әңгәмә формасында барды. Укучылар Клара Булатованың тормыш юлы, иҗатына багышланган презентация карадылар, яңа чыккан китаплары белән таныштылар. Мәктәпнең нәфис сүз осталары тарафыннан әзерләнгән «Июнь бураны», «Чәкчәк», «И Габдулла», «Анаң сүзе - бер үгет», «Укытучы бәхете», «Әни - егет» һәм башка шигырьләре кунагыбызга аеруча ошады. Авыл китапханәчесе Фәния Закуан кызы Вафинаның сәнгатьле итеп, яттан сөйләгән «Сиңа кайтам» шигыре күңелләрне нечкәртеп, хисләр дөньясына алып керде.

Шагыйрәбез дә үз тормышыннан кызыклы вакыйгалар турында сөйләде, балачагының авыр хатирәләре белән дә уртаклашты, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Кичәнең музыкаль өлешендә Клара Булатова шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Клара апаның автографлы китаплары укучылар өчен зур бүләк булды.

Очрашу истәлеге итеп, Мәмәт авыл җирлеге башлыгы Илсөя Зөбәерова чәчәк бәйләме, бүләкләр тапшырды. Мәктәп, китапханә коллективы да Клара апаны тәбрикләп үтте, халкыбыз өчен армый-талмый хезмәт итү юлында иҗади уңышлар, сәламәтлек теләде. Шагыйрәбезнең иҗатын халык чиксез ярата, аның белән горурлана.

Ләлә Ситдыйкова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса