Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт янында – үлем уены

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Аны җиңү триумфы һәм корал матурлыгы дип уйламас өчен нишләргә?

Кешелек дөньясы ныграк алга киткән, үсеш алган саен, сугышның көчлерәк, куркынычрак «иттарткыч»ка әйләнә барганын һәркем аңларга тиеш.

Кешелек аңына менә шуны сеңдерергә кирәк. Бу - сынган язмышлар, өзелгән гомерләр, хәсрәт, курку һәм акылсызлык. Һәм болар барысы да яңадан безнең ишекне шакырга мөмкин.Мин үзем дә әле генә сөйләгәннәр белән «авырган» идем. Тик узган шимбәдә «прививка» алдым.

Шимбә иртәсендә Вконтакте лентасын карап утырганда ипподромда масштаблы хәрби-тарихи реконструкция узачак, дигән игълан күрдем. Бу безнең якташыбыз Мотыйк Әхмәдуллин батырлык күрсәткән Будапештны алу вакыйгасы булачак. Бәхеткә, көнемнең ул өлеше буш иде һәм миңа аны күрү мөмкинлеге туды. Андый вакыйга-күренешне карау минем хыялым иде. Баксаң, ул янәшәдә генә икән.

Аңлавымча, бик күңелле булмаган «Рәсәй чаңгы юлы» чарасын бизәр өчен эшләнгән гамәл булган бу.

Тамашачылар хозурына совет солдатлары тарафыннан немецларның оборонасын өзү күренешен әзерләгәннәр. Әлбәттә, барысы да шартлы рәвештә. Башкача мөмкин дә түгел. Пулялар сызгыруы, снарядлар шартлавы чын картина тудыра иде.

Совет солдатлары «дошман»га каршы аяусыз көрәштеләр: торып йөгерделәр, 15-20 адым гына баруга, тагын ятарга мәҗбүр булдылар. Торып, тагын атакага күтәрелделәр. Күтәрелгән саен кар өстендә ятып калучылар арта барды.

Карашым белән әле бер, әле икенче сугышчыны «эләктереп», әлеге баталияне караган вакытта, башымнан «Менә син кайда бер тиен дә тормыйсың икән...» дигән уй үтте. Монда йөзәрләгән, меңәрләгән кеше юкка чыга. Әйе, бу биеклек синнән соң килүчеләр тарафыннан алыныр, яки аны әйләнеп узарлар. Ә сиңа соң нәрсә? Син бит инде юк. Синең уйларың, якты хыялларың берсе дә юк. Кулыңда яңа пулеметмы, иске винтовкамы, син бит бер тапкыр да атарга өлгерми калырга мөмкин. Шул мизгелдә үк синең бөтен белемең, осталыгың юкка чыга. Һәм аны беркем дә сизмәячәк.

Әлеге күренешләр футбол яки КВН уеннарын шәрехләгән тонда алып барылды. Бу бик сәер иде. Сәер, чөнки сугыш дәһшәтен тамашачыга уен итеп тәкъдим иттеләр. Юк, бу болай булырга тиеш түгел иде. Кар өстендә реконструкторлар иҗат иткән картинаны аңламыйча, трибунадан тузга язмаган сүзләр белән шәрехләп утырган комментатор өчен оят булды.

«Сугыш» тынгач, мин эзтабарлар тапкан әйберләр һәм кораллар күргәзмәсе чатырына юлыктым. Элегрәк җае туры килгәндә корал тотып рәсемгә төшү очрагын кулдан ычкындырмый идем. Ләкин ул көнне андый күренеш миндә эчке бер ризасызлык тудырды. Кешеләр елмая-көлә шул үтерү «машинасы» булган автомат, пулеметлар белән фотосурәткә төштеләр. Муеннарына үзләре кадәр автомат аскан балалар йөгерешә. Шулвакыт минем: «Сез нишлисез?! Бу бит корал. Аның белән бит кешеләрне үтерәләр. Бу шаяра торган уенчык түгел. Кешеләр, акылыгызга килегез!» - дип кычкырасым килде.

Тик мин кычкыра алмадым. Бары тик кулымда күгәреп беткән штыкны әйләндердем. Ничә кешене чәнчергә өлгерде икән бу штык? Әллә хуҗасы, окоптан күтәрелүгә, мәңгелеккә ятып калдымы? Бәлки снайпер кулыннан үлгәндер?

Чатырда миңа уңайсыз була башлады. Мин «сугыш кырына» атладым. Тамашачылар декорацияләрне сүтүче реконструкция хуҗалары белән аралаша иде. Әлеге солдатлар арасына килеп кергәч, мин һәр солдат образының ныклап әзерләнгәнлегенә, шулкадәр дә чын булуына гаҗәпләндем. Боларны концертларда, парадларда күрергә күнеккән солдатлар белән һич кенә дә чагыштырырлык түгел иде. Кул сузымы гына арада барган, без фоторәсемнәрдән һәм совет фильмнарыннан күреп күнеккән «сугыш» вакыйгалары җанда әйтеп аңлата алмаслык хисләр тудырды.

Ә ак кар өстенә атылган гильзалар сибелгән... Истәлеккә дип мин аларны ашыга-ашыга җыя башладым һәм кинәт туктап калдым. Җанымның кыл уртасы чәнчеп куйды. Бу бит уен түгел, бу чын! Яшькелт-соры формадагы, шинельдәге бу ирләр, бу яшь егетләр чын-чынлап сугыштылар, бер-берләренә аттылар. Әйе, алар барысы да исән. Ә бит сугышта башкалар иде, нәкъ аларга охшаган. Аларның патроннары да буш түгел һәм алар мәңгелеккә шунда ятып калдылар. Алар да бит кайчандыр исән иде. Шаяралар, көләләр, яраталар, йөгерәләр иде. Аларны туган йортларында газиз әниләре, хатыннары, балалары көтә иде... Ә алар кайтмадылар.

Кешеләр пушкалар, фашист самолеты янында этешә-төртешә көлешеп сурәткә төшәләр, күңел ачалар. Мин, үлем һәм әлеге күңел ачу уенын җаныма гына түгел, башыма сыйдыра алмыйча, күптән булып узган сугышның ачысын күңелгә салып кайтыр юлга атладым.

Денис Детист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса