Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Сез дөньяга матурлык, игелек өләшүчеләр...»

Пандемия мәдәнияткә дә үз кагыйдәләрен кертте, шул рәвешле халык белән эшләү форматы да үзгәрде.

Эшкә йомгак

Чараларның күпчелеге интернет челтәрендә төрле онлайн проектлар белән үрелеп барды. Узган елгы мәдәни эшчәнлеккә 5 февраль көнне Яшьләр үзәгендә йомгак ясалды.

Мәдәният хезмәткәрләре белән очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева, мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Башкарылган эшләр белән мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары Эльмира Хәсәнова таныштырып узды. Билгеләнгән төп чараларның уңышлы тормышка ашырылуында барлык мәдәният учреждениеләренең, башкарма комитет структур бүлекчәләренең һәм муниципаль район предприятиеләренең өлешен ассызыклап, ул республика, Мәдәният министрлыгы җитәкчелегенең, нефтьчеләрнең һәм депутатлар корпусының ярдәме зур булуына аеруча басым ясады.

Эльмира Әкъдәсовна билгеләп киткәнчә, узган елның иң төп вакыйгалары ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, Җиңүнең 75, Әлмәт районының 90, «Татнефть» компаниясенең 70 еллыклары булды.

Отчет елында 8 меңнән артык массакүләм-мәдәни чара үткәрелде, аларда 464 892 кеше катнашты. Чараларның күпчелеге урам очрашулары рәвешендә, онлайн форматта узды. Ел дәвамында 12 проект гамәлгә куелды. Рәис Нәгыймов исемендәге «Урсал тауда», «Учук» фестивальләре, «Музей юл чаты», «Развивайся Действуй Культура», «КүршеТайм – время соседей», UenFest, «Алга таба үткәнгә», «Тере хатлар», «Күңелсез булмаган көзге каникуллар», «Кышкы мәктәп каникуллары» проектлары, концертлар бик уңышлы үтте, – дип билгеләп узды җитәкче урынбасары.

Пандемия чорында күрсәткән волонтерлык эшчәнлеге дә югары бәяләнде. Мәдәният хезмәткәрләре «Ярдәм янәшә», #БезБергә акцияләрендә һәм санитар-экологик шимбәләрдә дә бик актив катнашканнар.

Клублар эшчәнле-генә килгәндә, ел дәвамында 4 меңнән артык массакүләм-мәдәни чара оештырылган, аларда 265 меңнән артык кеше катнашкан. Иҗат коллективларының активлыгы нәтиҗәсендә 2,5 млн сумлык 17 грант алынган. Акчалар мәдәни объектларның техник торышын ныгытуга юнәлдерелгән. 4 учреждениегә реконструкция үткәрелгән.

 

Музыка көллиятенә, 2 нче музыка мәктәбенә, Г. Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсенә, Әлмәт татар дәүләт драма театрына капиталь ремонт ясалган. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Түбән Абдул Мәдәният йортына, музыка көллияте тулай торагына республика программасы кысаларында ремонт ясау эш планына кертелгән. Быел «Мәдәният» милли һәм «Цифрлы мәдәният» төбәк проектлары буенча виртуаль концерт залы булдыру һ.б. чараларны тормышка ашыру күздә тотыла.

 

2021 ел юбилейлы вакыйгаларга да бай булачак. Март аенда халык шагыйре Клара Булатовага 85, халык язучысы Фоат Садриевка 80, Нур Әхмәдиевкә 75 яшь тула. Ел дәвамында Гамил Афзал, Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова кебек олпат шәхесләргә багышланган очрашу кичәләре узачагы да билгеле булды.

Әлбәттә, мәдәният өлкәсендә проблемалар да җитәрлек. Шулар арасында – иҗат белән шөгыльләнү урыннары җитмәү. Моннан тыш өч сәнгать мәктәбенә, музей биналарына да ремонт кирәк. Мисал өчен, Әлмәт туган якны өйрәнү музее шәһәрнең заманча төс алган архитектурасына туры килеп бетми. Югары технологияле күргәзмә киңлекләрен, экспозицияләрне, фонд саклау урыннарын булдыру зарур. Мәдәни-күңел ачу учреждениеләренең матди-техник тәэмин ителеше дә игътибар сорый. Республика җитәкчелеге ярдәме белән районның 8 клубы ремонтланган инде. Әмма авыллардагы мә-дәният учакларының яртысы төзек түгел.

Отчет җыелышында «Әлмәт» милли-мәдәни үзәге директоры Аэлита Тимергалина да чыгыш ясады. Әлмәттә китапханәләр системасын заман таләпләренә туры китерү буенча эш-нең ни дәрәҗәдә куелуы белән директор Наталья Дугаева таныштырды. Ул үзәк балалар китапханәсе базасында 50 урынлык виртуаль концерт залы булачагы турында күңелле хәбәрне дә җиткерде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Лаптева үз эшләренә тугры булып кала алганнары өчен мәдәният хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт белдерде:

– Сез дөньяга матурлык, игелек өләшүчеләр. Авыр һәм катлаулы чорда бердәм булып, ярдәм кулы сузып, медицина хезмәткәрләрен битлекләр, махсус костюмнар белән тәэмин иттегез. Барыгызга да күңел күтәренкелеге һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телим.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса