Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт укучылары «Милли мультfest» фестивалендә җиңү яулады

Зәйдә узган фестивальгә республиканың 13 районы һәм Чаллы, Әлмәт шәһәрләренән 150гә якын катнашучы килде.

Фестивальне ачу тантанасында катнашучыларны Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, жюри әгъзалары — Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин, оештыру комитеты рәисе, «Татаркино» учреждениесе җитәкчесе Миләүшә Айтуганова котлады.

 

Жюри рәисе Рамил Төхфәтуллин оештыру комитетына 300дән артык эш килүен хәбәр итте.

 

«Фестиваль — бәйге булгач, әлбәттә, без иң яхшы эшләрне өч номинациядә билгеләдек. Иң мөһиме, җиңелүчеләр булмады», — диде ул.

Зәйдә жюри алтмыштан артык эшне карап, мультфильмнар, кыска метражлы фильмнар һәм компьютер уеннары буенча иң-иңнәрне ачыклады. Алар арасында Әлмәтнең 2 нче мәктәбе кызлары да бар. Алар җиңүче дипломы белән бүләкләнделәр. Кызларны уңышлары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса