Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә сәнгать эшләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Анда Әлмәт, Казан, Лениногорск, Тольятти, Самара, Чабаксар, Уфа һәм Санкт-Петербургтан 42 сынлы сәнгать остасы катнашты.

Рәссамнар үз эшләрендә Бөек Ватан сугышы вакытында Татарстан нефтьчеләренең батырлыгын сурәтләгәннәр.

Әлмәт картиналар галереясендә «Татнефть» компаниясе башлап җибәргән сәнгать эшләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Пумала һәм буяулар ярдәмендә алар тарихи вакыйгаларны сурәтләгән: фашист Германиясе белән сугышның иң авыр мизгелендә Татарстанның көньяк-көнчыгышында нефть фонтаны атыла.

Жюри «Рәсем сәнгате» һәм «Графика» номинацияләрендә 75тән артык картинаны бәяләде һәм иң яхшыларын сайлап алды. Тантаналы шартларда 17 җиңүчене котладылар һәм исемле сертификатлар, акчалата премияләр белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса