Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районында әдәби очрашу узды

Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында Миңлебай авыл китапханәсендә “Яшьлектәге хыяллар” дип аталган әдәби очрашу узды.

Чараның кунагы -  Сафин Роберт Гата улы. Ул Миңлебайда яшәп иҗат итә.

Ниһаять, аның күптәнге хыялы тормышка ашты, “Янгантауда уйга чумдым”, “Уйларым хыялларым” һәм “И, бу хәтер дигәнең" дигән шигырь җыентыклары дөнья күрде.

Әлеге китапларның битләрендә авторның балачак һәм яшьлек мизгелләре җанлана. Чара дәвамындаРоберт аганың шигырьләре, музыкаль номерлар яңгырады. Тәкъдим ителгән җыентыклар барлык катнашучыларны да кызыксындырды. Теләкләр һәм фикерләр күп булды.

Автор үзенең балачак хатирәләре, иҗади планнары белән уртаклашты һәм җылы очрашу өчен барысына да рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә Миңлебай авылы китапханәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса