Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Татнефть” грантлар конкурсы үткәрә

Конкурска «Татнефть» җитештерү эшчәнлеге территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектлар кабул ителә.

Анда  балигъ булган физик затлар да, шулай ук коммерцияле булмаган оешмалар да катнаша ала.

Конкурс 8 номинация буенча үткәрелә: ярдәмгә мохтаҗларны яклау; гаилә, ата-ана булу һәм балачак; сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм; фән, мәгариф һәм белем бирү; мәдәният һәм сәнгать; тарихи мирасны саклау; әйләнә-тирәлекне һәм хайваннарны саклау, яклау; яшьләр проектлары.

Гаризалар 5 мартка кадәр “Татнефть” сайтында кабул ителә.

Бәйгегә  нәтиҗәләр бу елның 2 кварталында ясалачак.

Бәйге турында тулы мәгълүмат www.bf-tatneft.ru  һәм www.tatneft.ru сайтларында.  

Белешмәләр өчен телефон: 8(987)-210-03-80, 8 (8553) 38-71-36

Электрон почта: grants@bf-tatneft.ru

“Татнефть” грантлары конкурсы компаниянең социаль инвестицияләренең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм халыкны төбәкнең актуаль социаль мәсьәләләрен хәл итүгә актив җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Биш ел үткәрелгән бу конкурста  барлыгы 400 проект 370 млн сумлык ярдәм алды.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса