Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Дәрдмәнд нәселеннән килгән яктылык

Кем белә, нефть вышкалары пәйда булмаса, колхозчы гаиләсендә туып, үзе дә кечкенәдән кул арасына кереп, тормыш арбасына җигелеп үскән Расих та бәлки ата-баба һөнәрен сайлап, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәре булган булыр иде.

Әмма язмыш аңа бөтенләй башка өлкәдә эшләп уңыш казанырга, башка һөнәр остасы булырга насыйп иткән. Тормышының шундый борылыш алуына һич тә үкенмәде ул. «Хезмәт батырлыгы өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, «Мактаулы газ эшкәртүче» исеме һәм күпсанлы Мактау грамоталары иясе Расих Зиннәт улы Яруллин данлыклы династиягә нигез салучы да булды.

Миңлебай газ эшкәртү заводы элек-электән үзенең династияләре белән дан тота. Элеккеге СССРда гына түгел, Европада да танылу алган предприятиенең тарихында Яруллиннар нәселе дә аерым бер урын били. Заводның күптиражлы газетасында аларга багышланган күпсанлы мәкаләләр басылу моны ачык дәлилли. Бүгенге көндә завод «Татнефтегазпереработка» идарәсе составында. Аның яңа тарихында да шушы фамилияне йөртүче династия вәкилләре предприятиенең горурлыгы.

Киләчәктә дан казаначак заводка эшкә урнашу бәхете һәркемгә дә тәтеми. Расих Яруллин да бирегә урау юллар аша килә. Туган авылы Тайсуганда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, укуын күрше Габдрахман авылында дәвам итә. Мәктәптә укыганда корабль капитаны булырга теләгән егетнең хыялы тормышка ашмый – медицина комиссиясе аны кире борып җибәрә. Авылдашы Хәсән абый белән «Әлмәтбурнефть»нең икенче бораулау конторасында эшли башлый. Узган гасырның 50 нче елларында бораулаучылар, дизельчеләр, разведчиклар өлешенә туры килгән барлык авырлыкларны аңа да татырга туры килә.

Бераздан дизельләрне бетерәләр. Бу вакытта халык телендә «Бигәш академиясе» дигән исем алган бораулау кадрлары мәктәбендә бораулау предприятиеләре өчен электриклыкка укытырга төркем туплана. Әлеге тәүге төркемдә Расих Яруллин да була. Укытучысы легендар Үзбәк Газиз улы Саттаровның дәресләрен ул бер дә онытмый. Биредә дүрт ай укып, алтынчы разрядлы электрик таныклыгын ала.

Икенче бораулау конторасын тагын да ераккарак җибәрәләр, шуңа күрә егет Хәсән абыйсы белән Түбән Мактамада урнашкан өченче бораулау конторасына күчә. Анда биш ел дәвамында эшләргә туры килә, «Татбурнефть» Ямашка күчерелгәч, авылына якынрак эш сайларга мәҗбүр була. Ә аннары чирек гасырдан артык гомерен Миңлебай газ эшкәртү заводына багышлый.

Расих абыйның хатыны Гөлсинә апа ике дистә ел дәвамында балалар бакчасында сабыйларга аш-су әзерләсә дә, лаеклы ялга заводтан чыга. Авылда предприятиенең бер тармагы булган пар белән тәэмин итү цехы участогы ачылгач, шунда котельный операторы булып күчә. Алар өч бала – ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Балалары беркайчан да әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермәде.

Татарстан җирендә өч миллиард тонна нефть чыгарылу уңаеннан 2007 елда «Татнефть»тә хезмәт династияләрен барлап, алар хөрмәтенә чаралар оештырылган иде. Бу күркәм чаралардан Яруллиннар династиясе дә читтә калмады. Миңлебай газ эшкәртү заводында ул вакытта 11 кешедән торган өч буын вәкилләренең гомуми эш стажы 223 ел тәшкил иткән иде. Яруллиннар компаниянең төрле тармакларында эшчәнлек алып барды. Расих абыйның кызы Нәсимә заводның электр цехында эшләп лаеклы ялга чыкты. Улы Зәйтүн дә шушы предприятиедә хезмәт чыныгуы алып, соңыннан «Тат-ойлгаз» җәмгыятендә эшли, шуннан лаеклы ялга чыга. Яруллиннарның өченче буыны вәкиле Илдар кайчандыр бабасы эшләп чыккан цех башлыгының урынбасары булып эшли, хәзерге вакытта ул катлам басымын саклау өчен технологик сыеклык хәзерләү идарәсендә баш инженер. Ул үзен бик җаваплы, эшлекле, максатка омтылучан белгеч, кешеләр белән уртак телне тиз таба белүче буларак танытты. Һәрдаим үзенең белемен күтәрә.

Расих абый белән Гөлсинә апа балаларына һәм оныкларына һәрьяклап үрнәк булалар, эш сөючәнлек, белемгә омтылучанлык кебек асыл сыйфатларны кечкенәдән тәрбиялиләр. Хезмәткә, җәмгыятькә мөнәсәбәт нәкъ менә гаиләдән башлана. Әти- әни киңәшләренә колак салып яшәгән балаларның тормышларында да тәртип.

Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш, тату яшәвен беләсең килсә, аның йорт-җиренә күз төшерү дә җитә. Тырыш, хезмәт сөючән гаиләнең бөтен җире ялт итеп тора, бакчадагы чәчәкләр тирә-якны ямьләп, хуш исләр тарата, яшелчә, җиләк-җимешне дә мулдан үстерәләр. Ә өйдә яңа пешеп чыккан ипи, кабартма исләре борыннарны кытыклый. Гөлсинә апа гаиләсенә кибет икмәген ашатмый, үзе пешерә.

Электриклар – яктылык булдыручылар. Чирек гасырдан артык электрик булып эшләгән Расих абый лаеклы ялга чыккач та яктыртучы һөнәренә тугры кала. Тик башкачарак юнәлештә. Эшләгән вакытта Гөлсинә апа аны ял көннәрендә күргән булса, пенсиягә чыккач Расих абый баш-аягы белән эшкә чума. Иң беренчеләрдән булып авылда Аллаһ йорты салдыру эшенә керешә. Тайсуган авылында туып- үсеп, төрле җитәкче урыннарда эшләүче авылдашлары, төрле предприятие җитәкчеләре янына гозер белән күп тапкыр барулар бушка китми. Оештыру эшләрен 1991 елның ноябрендә башлап җибәрәләр. Мәчет төзелешенә беренче казыкны Расих абый туганы Мәҗит, улы Зәйтүн һәм оныгы Илдар белән бергә кага. Стеналарын ташчылар өйсә, түбәсен туганнары Мәҗит белән Нәсим Яруллиннар яба. 1993 елның 13 сентябрендә Тайсуганда мәчет үзенең ишекләрен ача. Тантанада «Татнефть»нең ул вакыттагы генераль директоры Ринат Галиев, Әлмәт районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы Илдус Гәрәев, төзелештә ярдәм күрсәткән предприятие-оешмаларның вәкилләре катнаша. Әлмәт татар гимназиясе шәкерте Илдар Яруллин беренче тапкыр мәчеттән азан тавышын яңгырата.

Тайсуган авылы элек- электән үзенең чишмәләре белән дә дан тота. Авыл халкы чәй кайнатырга, аш пешерергә «Бүре чокыры»на суга йөри, шул суның шифасын тоя торган булган. Кайчандыр бу урында карурман үскән, бүреләрне шул чокырга ата торганнар дигән сүзләр йөри халыкта. Әмма каз-үрдәкләр җәй көннәрендә пычраткач, чишмәдән су алу кыенлаша. Тәмле сулы чишмәне төзекләндерү артыннан да Расих абый Яруллин йөри. Авылдашлары һәм Миңлебай газ эшкәртү заводы җитәкчелеге ярдәме белән бу игелекле эш тә башкарыла. Хәзерге вакытта «Бүре чокыры» чишмәсе яныннан кеше өзелми, хәтта башка авыллардан да килеп, су алып китәләр.

Тирә-юньдә ике мәчете, мәдрәсәсе (анда Батырша да белем алган) белән дан тоткан Тайсуганның тарих битләрендә урын алмавы да Расих Яруллинга тынгылык бирми. Ике колхоз бергә кушылып, үзәге Габдрахман авылында булган «Ярыш» колхозы оештырыла, авыл Советлары да берләшә. Авылдан яшьләр китә, яшьләре булмаган авылның киләчәге дә юк. Уй-фикерләре белән ул вакыттагы Әлмәт хакимияте башлыгы Фоат Комаров янына бара һәм аны ифтар мәҗлесенә чакыра. Ифтардан соң әзерләп куйган 12 сорауны бирергә була, әмма Фоат Фәһимович төп өч сорауны аерып алырга куша. Аның беренчесе – Тайсуганда авыл Советын булдыру, икенчесе – медицина пункты төзү, өченчесе – авыл тарихы турында язылган китапка акча табу. Татарстан Югары Советында Тайсуган авыл Советын оештыру турында карар кабул ителә. Авыл башлыгы итеп Марсель Фәхертдин улы Мостафин тәкъдим ителә. Авылдашлары әлеге уңган-булган, кешеләр белән уртак тел таба торган, кешеләрнең хәленә керә белүче җитәкчедән канәгать. Марсель авылыбызга яңа сулыш өрде, ди Яруллиннар. Авылда медпункт та төзелә, авыл тарихына багышланган китап та дөнья күрә. Бу эшләр башкарылгач, Расих абыйның күңеле үсеп, дәртләнеп китә. 1200 кеше яши торган авылда элемтә бүлегенең булмавына да борчыла ул. Хакимият ярдәменнән ташламый, бер ай дигәндә Тайсуганда почта бүлеге эшли башлый. Ә аннары яңа зират булдырыла. Бу мәсьәләне хәл итүдә «Иркеннефть» идарәсе, Миңлебай газ эшкәртү заводы җитәкчелеге, авылдашлары – «Түбән Кама шин» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Ирек Икъсановлар ярдәм күрсәтә.

Яшьлегендә электрик һөнәрен сайлаган Расих Яруллин шулай итеп туган авылына яктылык иңдерү кебек игелекле эшләргә пенсиягә чыккач ныклап керешә. Яруллиннарның нәсел җепләре Рәми бабайга барып тоташа, ягъни алар Сәгыйть Рәмиев һәм Дәрдмәнд нәселеннән килә. Рәхимколның улы Зәйнегол Тайсуганда яшәп кала. Зәйнегол нәселеннән булган Зиннәтулланың улы – Расих. «Җимерелгән мәчетләр урынына яңа мәчет торгызу боларның шәҗәрәсен дәвам иттерүче Расих хәзрәткә туры килүе ничектер табигый дә кебек. Әле үзе олы яшьтә булуына карамастан, 1997 елда башкалага барып, Казан арты мәчете каршындагы мәдрәсәне тәмамлап кайтты, Әлмәт төбәгендә иман нурын таратуга зур өлеш кертә», дип яза Дамир Гарифуллин Тайсуган авылына багышланган китабында.

Туганнарына карата да бик ярдәмчел була Расих абый. «Ул минем өчен әти дә, абый да, җизни дә булды. Урта Азиядә яшәгәннән соң туган якларга кайтырга булдым, кайтуыма капчыгы белән бәрәңгесен дә китереп куйган иде», ди балдызы Нурсинә апа.

Кайчандыр бер сыйныфта укыган Расих Яруллин белән Гөлсинә Әхсәнова бер-берсен сайлап ялгышмаганнар. Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, балаларына һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти-әни, оныкларына кадерле әби-бабай, туган-тумача, дус-ишләрнең ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле кешеләр булдылар.

Ни кызганыч, 2014 елда Расих абый яман авырудан вафат булды. Үзе китсә дә, игелекле эш-гамәлләре калды.

 

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса