Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Театр – татарлар җыела торган бердәнбер урын»

Сәхнә әйләнә. Театр тарих көзгесен әйләндерә, яктылыкка, нурга илтә.

Әңгәмәдәшебез – Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйлева.

– Бөек Тукайның «Театр яктылыкка, нурга илтә» дигән сүзләре бүген дә актуальме?

– Тукай заманнарыннан соң бик күп әйбер үзгәрде. Тукай бөек. Ул бик күп нәрсәләрне алдан күрә белгән. Әмма ләкин вакыт агымы белән килешергә кирәк. Заманнар үзгәрә. Тукай заманында бит әле ул театраль башлангыч кына булган. Театрны татар яктылыкка, нурга бару өчен барлыкка китергән. Бүген, глобализация чоры килгәч, яктылык, нур төшенчәләре дә башкага әйләнде түгелме икән? Без, театр әһелләре, беркемне дә караңгылыкка батырыйк әле дип эшләмибез. Әмма ләкин шул яктылыкка илтүне күрсәтү өчен караңгылыкны да күрсәтергә кирәк бит. Караңгылыкта гына нурның, яктылыкның кадерен белә башлыйсың. Ахыргы чиге чыннан да яктылыкка, нурга илтергә тиеш. Ә юллар төрле була.

– Әлмәт театрының саллы тарихы бар. Бүген ул яңа форматта эшләүче театр буларак танылды. Фестиваль, конкурс спектакльләре театрга нәрсә бирә дә, халык өчен нәрсә бирә? Алар да яктылыкка илтүнең бер юлымы әллә..?

– Бу уңайдан безнең театрга караган фикерләр капма-каршы. Яшермим, «Алтын битлек», фестивальләр дип, халыкка карар әйберләре дә юк» дигән сүзләр миңа да килеп җитә. Минем өчен ул сүз түгел, ул – мәгълүмат. Ул кемнеңдер фикере. Мин һәр сүзгә колак салырга тырышам. Ә бит репертуарның күп өлеше халык йөри торган тамаша. «Оҗмах капкасы», «Кызлар килде авылга», «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Синсез килгән язлар», «Адашкан ир» һ.б. Хәтта фестиваль спектакльләре дигәннәренең дә бер өлеше ике як өчен дә уңышлы. «Кибет» фестиваль спектакле, «Алтын битлек» номинанты. Быел шул спектакль белән Халыкара Платонов фестиваленә чакырдылар. Анда бары тик өч кенә театр катнашты: Мәскәү, С.-Петербург театрлары һәм без. Сезне чакырганыбызга шатланып бетә алмыйбыз, диделәр. Ике зал тутырып шаккатып карадылар. Ә безнең татар аны болай итеп карамый. Безнең халык бит тирәнгә кереп, уйлап тетрәнергә теләми. Аның тетрәнүе дә ике хатынның бер ир өчен сугышуыннан, хыянәттән. Безнең халык та күбрәк итәк астында гына бутала башлады.

Аш төрләндерү дигән нәрсә дә бар бит дөньяда. Андый төрлелек ул артистлар өчен дә кирәк. Әйтик, «Микулай» – моноспектакль. Андый әйбер репертуарда булырга тиеш. Бу актер өчен бәхет.

Хәзер Х. Сарьянның «Бер ананың биш улы», «Әткәм һөнәре», «Егет язмышы» әсәрләрен берләштергән спектакль әзерлибез. Аны А. Әбүшахманов куя. Майга «Абыстакай»ны чыгарабыз.

– Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Әлмәт театры нинди урын алып торыр, нинди яссылыкта булыр?

– Әлмәт театры шәһәрдә татарлар җыела торган бердәнбер урын дисәм дә ялгыш булмас. Театр бит ул концерт мәйданчыгы да. Зурлар өчен булган спектакльләребез татар телендә. Кызганыч, балалар өчен рус телендә уйнарга туры килә. Менә «Ак бүре, cоры бүре» дигән спектакльне Россия мәдәни фондыннан откан 1 миллионлык грант хисабына ике телдә эшлибез. Безнең поэтик проектларыбыз бар, «Рухият» белән берлектә күп эшләр эшлибез. Тагын шунысын әйтергә кирәк, без театрга рус телле татарларны да җыярга тырышабыз. Бу аларда татарлыкны, татар рухын сүндермәү белән бәйле.

 

Булат Гаделев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса