Әлмәтлеләр “Кукмара итекләре-2021” фестивалендә уңышлы чыгыш ясады
Февтивальдә 6 команда көч сынашты.
Кичә Кукмарада «Кукмара итекләре — 2021» фестивале узды.
Киров өлкәсе, Мамадыш, Әлмәт, Саба, Кукмара районнары командалары һәм Кукмара аграр колледжы командалары өч этапта көч сынашты. Беренче этапта алар үзләре ясаган зур итек сыннарын тәкъдим иттеләр. Икенче этап — иҗади, ә өченчесе спорт бәйгесе иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа