Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Җырчы Рөстәм Насыбуллин “Поле чудес”ка барган

Казан филармониясе артисты Якубовичны кырыс һәм аз сүзле кешегә охшаган дип язган үзенең инстаграмында.

Җырчы үзенең тәэссирләре белән уртаклашкан:

"Дуслар, "Поле чудес"та булып кайттым бит әле. Иртәгә, ягъни 30 декабрь көнне 19:45 сәгатьтә яңа ел чыгарылышы була. "Беренче канал"дан карарга онытмагыз, яме.
"Поле чудес"ка барып кайткач, таныш-белешләрдән сораулар яуды гына. Җавапларны монда да калдырам.
1. Нигә барганыңны алданрак әйтмәдең?
- Ярамый. "Беренче канал"ның таләбе шундый. Көне килеп җитмичә фотоларны да куярга рөхсәт итмәделәр.

2. Ничек эләктең?
- Декабрьнең бер көне иде. Өйдә ремонт ясап ятабыз. «Мирас» ансамбленең җитәкчесе Рөстәм Рахматуллин 
шалтырата. "Рөстәм, "Поле чудес"ка чакыралар, безнең белән барасыңмы? "- ди. Бер сүзсез ризалаштым. Менә шулай эләктем.
3. Якубович якыннан нинди? Бер тапшыруны ничә сәгать төшерәләр?
- Якубович кырыс һәм аз сүзле кебек тоелды. Фотога да теләмичә генә төшә. Арыган күрәсең, туйган. Тапшыруны 4 сәгать төшерделәр. Беренче көнне репетициясе булды. Студия белән таныштык. Уенчыларга ничек басырга, кайсы камераларга карарга, үзеңне ничек тотарга шуларны күрсәттеләр. Мин җырларга бардым бит, җырлап карадым инде.
4. Үзең җырладыңмы?
- Әйе. Тик алдан фонограмма сораганнар иде. Монысы да "Беренче канал»ның таләбе. Монда ике мәртәбә җырлап карыйм әле, теге җире болай, бу җире тегеләй чыкты дигән сүз була алмый. Беренче тапкырдан төшерелергә тиеш. Студиягә килеп тере тавышка җырлап күрсәткәч, миңа үземә җырларга рөхсәт иттеләр.
5. Тагын берәр танылган кешене очратмадыңмы? - Юк, без ял көнне төшердек бит. Бәлки шуңа очрамагандыр берсе дә. Галкинның "Лучше всех" тапшыруы төшерелә торган студияне генә узып киттек. Шул. Ә гомумән, "Поле чудес"ның студиясе чынлыкта башка төрле икән. Телевизордан гына зур күренә ул. Барабанның кечкенәлегенә исем китте. Диаметры 2 метр тирәсе. Шуннан ары түгел. Хәреф ача торган стенаның арткы ягы кеше күрмәсен өчен покрывало белән капланган. Аның артында кешеләр эшли. Якубовичтан кала башка хезмәткәрләр барысы да ачык йөзле кешеләр булып истә калды. Чакырулары өчен рәхмәт, тагын кайчан барып күрер идек әле".

 

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса