Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Хыял түгел, чынбарлык

500 миллион сум - 2022-2023 елларда Әлмәттә органы да булган симфоник киноконцерт залы төзүгә федераль бюджеттан шуның кадәр акча бүлеп биреләчәк.

РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин декабрь урталарында бу хактагы боерыкны имзалады. Төзелеш өчен кирәкле акчаларның калган өлешен «Татнефть» компаниясе бүлеп бирәчәк.

Төзелешне финанслау РФ Президенты Владимир Путинның «2024 елга кадәр чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы Указы нигезендә эшләнгән «Мәдәният» милли проекты кысаларында башкарылачак. РФ Хөкүмәте документында сүз 2022-2023 елларга төбәк проектларын өстәмә финанслау өчен бюджетара трансфертларны адреслы бүлү турында бара.

«Нефтяные вести» газетасы Әлмәттә «Татнефть» компаниясе инициативасы һәм финанс ярдәме белән органы да булган киноконцерт залы төзеләчәге турында язган иде инде. Төзелеш тәмамланганнан соң Татарстанның нефтьчеләр башкаласы илебездәге классик һәм орган музыкасы үзәкләренең берсенә әйләнәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Россиядә органнар нигездә филармония, консерваторияләрдә, чиркәү һәм соборларда урнашкан. «Татнефть» булышлыгы белән әлеге музыка уен коралы авазларын бер үк вакытта 900 гә якын тамашачы тыңлый алачак (залның сыйдырышлылыгы шундыйрак булыр дип планлаштырыла).

Әлмәт күптән инде яңа дәрәҗәдәге акустикалы бинага мохтаҗ иде. Ә булачак залда орган концертлары үткәрү белән генә чикләнмәячәкләр. Шуңа күрә әлмәтлеләр тиздән дөнья дәрәҗәсендәге йолдызларны бөтенләй яңа яңгырашта ишетер дип өметләнәбез. Концертларны әлмәтлеләр генә түгел, халкы җәмгысе 500 меңгә якын булган көньяк-көнчыгыш төбәгендә яшәүчеләр дә карап хозурлана алачак.

Өстәп тагын шунысын әйтә алабыз: органы да булган киноконцертлар залын «Нефтьче» Мәдәният сарае янында төзү планлаштырыла. Янәшәдә генә музыка көллияте, художество мәктәбе, туган якны өйрәнү музее урнашканлыктан, дөнья дәрәҗәсендәге яңа картиналар галереясы (шулай ук компания инициативасы һәм финанс ярдәме белән) төзелү күздә тотылганлыктан, болар барысы бер шәһәр кысаларында тулыкыйммәтле мәдәни-рекреация кластеры булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге кластерны булдыру турындагы фикер көз көне илебез һәм чит ил мәдәният, сәнгать белгечләре һәм архитекторлары катнашында узган стратегик сессия барышында тикшерелгән иде.

 

Рамис Әминов

 

«Нефтяные вести», 50 нче сан, 16.12.2020 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса