Әлмәт районы мәдәният хезмәткәре “Татар авылы” бәйгесе җиңүчесе булган
Бәйгедә Россиянең 15 төбәгеннән һәм бер чит илдән 400 гә якын кеше катнашкан.
22 декабрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров "Татар авылы" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләгән. Алар арасында "Авылым бизәкләре" номинациясендә икенче урынны алган Бишмунча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Купаева да бар. Якташыбызны котлыйбыз!
Бәйгегә нәтиҗә тавыш җыю санына карап билгеләнгән.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа