Әлмәт театры 4 нче премьерасын тәкъдим итте
Монысы - классика. Шекспирның «Укрощение строптивой» пьесасы Әлмәт сәхнәсендә татарча матур яңгыраш алды - «Киребеткән».
Инглиз драматургы иҗат иткән әсәрне Әрмәнстан режиссеры татар телендә сәхнәләштерде. Ул шуның белән үзенчәлекле вә мавыктыргыч та. Моннан йөз еллар элек язылган әсәр дә димәссең, режиссер Каро Балян аны хәттин нык заманчалаштырган. Сәхнә бизәлеше, киемнәр, музыка, ишарәләр һәм теле дә безнең чорныкы. Берара ул модалар күрсәтү тамашасын да, фотосессияне дә хәтерләтә. Шулай да Шекспир икәне дә сизелә - шул чорны искәртүче гаҗәеп купшы күлмәк-париктан да сәхнә әйләнәләр. Вакыйгалар исә озын-озакка сузылмыйча, җәһәт уза.
Спектакль сәхнәдә түгел, залда башлана, гомумән, артистлар тамашачы белән бергә утырып, тамашаны да күзәтә, аралаша да, хәтта рольгә дә кертә. Боларның барысы да ирексездән елмаерга, көләргә мәҗбүр итә. Юмор исә мулдан куелышта, Шекспир үз телендә шаярткан булса, биредә алар татар телендә, үзебезчә яңгырый. Артистлар да аларны безнеңчә шаяру төсмере белән җиткерә. Үзәкләргә үткән битлек тә чагылыш таба спектакльдә, аңа киная дә белдерәләр, үзләре дә саклану чарасын кулланалар.
Искиткеч матур куелыштагы спектакльнең асылында гади һәм мәңгелек тема ята - кем көчлерәк: хатын-кызмы, ир-атмы? Мәгълүм ки, никах - ул холыклар бәрелеше, гадәттә берәү икенчесен авызлыкларга омтыла. Өстен булырга яратучы ир-ат бигрәк тә. Әмма хатын-кыз һәрчак хәйләкәррәк һәм тапкыр. Ә Петруччо (Динар Хөснетдинов) белән Катарина (Энҗе Сәйфетдинова, Алсу Сибгатуллина) арасындагы көлкеле һәм зәһәр каршылыкны сөю хисләре хәл итә. Шулай да киребеткәнлекне бу гына җиңә аламы соң?
Элекке заман традицияләренә ярашлы, классик пьесада ир-ат җиңә, ә менә яңа куелышта финал тагы да көчлерәк. Һичшиксез, Каро Балян Әлмәт драма театры белән берлектә Шекспирны яңача ачты һәм кабатланмас итте. Сүз уңаеннан, классикага сусаган тамашачы өчен бу ачыш булачак. Ул үтә дә күңелле, хәрәкәтчән, юморга бай. Хәтта заманча бизәлешне, костюмнарны (рәссам Лина Дикова, Мәскәү), дәртле биюләрне (Максим Апраксин, Әлмәт) күзәтү һәм, әлбәттә, спектакльгә ямь кертүче әрмән музыкасын ишетү генә дә һәркемгә кәеф вәгъдә итә.
Ике көн рәттән дөньясын онытып «Киребеткән»не караган кеше буларак, залда шуны күзәттем: спектакль тәмамлангач та, тамашачы аның дәвамын көтәдер шикелле - тәмле ризык авыз иткәннән соң тагын ашыйсы килгән кебек. Артистлары да үзләренә каратып тора. Андыйлар турында, сөйкемле сөякләре бар, диләр. Әнә шундый алар! Әнә шундый ул Шекспир - мәңгелек һәм татарга да якын.
Гөлназ Гыйззәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа