Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтле “Яңа йолдыз” масштаблы проектының суперфиналисты булды

Ул - Ильяс Минһаҗев.

Гала-концертта ул Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова белән “Яратам, яратма” җыры белән чыгыш ясады. Аларның номеры иң матуры һәм көчлесе иде: гармонияле график дизайн, якты сәхнә костюмнары һәм көтелмәгән махсус эффектлар. Якташыбызның чыгышы тамашачыларны һәм аның иҗатын яратучыларны шатландырды. Ильяс башта ук проект лидерларының берсе иде. Музыкаль белемле, талантлы яшь артистны шунда ук тамашачы яратты.

Бу хакта аның Instagram да "Татар радиосы" битендә суперфиналга берничә көн кала узган башка проектта катнашучылар белән булган баттлда җиңүе дә сөйли. Ильяс абсолют җиңүче дип табылды һәм Гала-концертта лидерлыгын раслады. Ул иң яхшы башкаручылар өчлегенә керде һәм приз сыйфатында «Татар җыры-2021» конкурсында җырлау мөмкинлеге алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса