Әлмәт театры директоры өчен тавыш бирегез
Фәридә Исмәгыйлева "Татарстан мәдәниятенең ел кешесе" номинациясендә.
Әлмәт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева республика театр менеджерлары арасында иң күренекле җитәкчеләренең берсе. Репертуарында массакүләм өчен дә, сәнгать үрнәге спектакльләре дә булган Әлмәт театры илкүләм танылды. Һәм менә тагын Мәскәү режиссеры куйган "Көзге сере" спектакле "Алтын битлек" нең 6 номинациясендә лауреат исеменә дәгьва кыла. Бу уңышларда, һичшиксез, Фәридә Исмәгыйлеваның өлеше зур.
Театр сәнгатен сөюче дуслар, тамашачылар, сылтама буенча кереп Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйлева өчен тавыш бирик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа