Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Лаеклы җиңү

Фестиваль Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән ел саен үткәрелә.

Республикабыз предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүче яшь хезмәткәрләр - зона этапларында үзләренең иң яхшы булуларын раслаган 12 иҗат коллективы 30 ноябрьдә Казанда бер сәхнәдә очрашты. Биредә эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган «Наше время - Безнең заман» VIII ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау Гала-концерты узды.

Быелгы фестивальдә катнашу өчен республикабызның 41 муниципаль районыннан барлыгы 181 гариза кергән булган. Әлмәттә узган зона этабында җиңеп чыгу һәм Гала-концертка эләгү мөмкинлеге өчен республиканың 21 районыннан 80 ләп предприятиедән 400 дән артык талантлы хезмәткәр көч сынашты.

Әлмәт районы мәгариф идарәсеннән җыелма команда җитәкчесе Максим Апраксин үзенчәлекле хореографик куелышлары белән күптәннән дан тота. Алар «Безнең заман»да үз номинацияләрендә дүрт ел дәвамында ел саен беренче урынны яулап килделәр. Җыелма команда бу юлы да сынатмады. Уңышлы чыгыш ясап, «Хореография, ансамбльләр» номинациясендә 1 нче урынга лаек булды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса