Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Бәйрәмдә булган кебек хис иттек...»

2006 елда «Татнефть» компаниясе һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшыру нефтьчеләр башкаласында чын мәгънәсендә шигърият бәйрәменә әйләнгән иде.

Инде хәбәр ителгәнчә, «Иске Әлмәт» Мәдәният сараенда планлаштырылган быелгы бәйрәм коронавирус пандемиясе аркасында телевизион форматта гына булды. «Татнефть» Хәйрия фонды фильмны киң тамашачыларга тәкъдим итте.

Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Әдипович һәм килене Асия Хөсәеновна фикеренчә, фильм бик уңышлы килеп чыккан. «Үзебезне нәкъ бәйрәмдә булган кебек хис иттек», - диде Асия Маликова.

Гадәттәгечә, Әлмәт театры артистлары быел премиягә лаек булган авторларның әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Фильмны караганда елдан-ел матурая баручы шәһәребезнең төрле урыннарын күреп хозурланасың. Бәхеткә, көз быел җылы, кояшлы булды, шуңа фильмны төшерүчеләргә кыенлыклар булмады. Күренекле сәнгать осталары - Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Филүс Каһиров, ТРның атказанган артисткасы, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисткасы, республиканың «Тантана» театраль премиясе лауреаты Гөлнара Гатинаның, «Мириданс» халык биюләре коллективының, талантлы музыкантлар - бертуган Дыренковларның чыгышлары да, һичшиксез, тамашачыларның күңеленә хуш килер.

Компания генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев сүзләренчә, премия тапшыру Татарстанның мәдәни тормышында мөһим вакыйгаларның берсе булып тора. Шунысы үзенчәлекле, әдәби бүләккә олпат язучылардан тыш, әдәбият юлына яңарак баскан талантлы яшьләр дә лаек була. Ә талантлы яшьләргә ярдәм итү - компания эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

Алдан хәбәр иткәнебезчә, быел премиягә «Язмышлар тәкыясы» китабы өчен Казаннан Сания Әхмәтҗанова, «Эт тырнагы» җыентыгы өчен Түбән Камадан Фәрит Имамов һәм «Там, где цветет шиповник» басмасы өчен Яр Чаллыдан Ольга Кузьмичева-Дробышевскаялар лаек булды. Кызыксындыру премиясе ияләре - Роберт Сәлахиев (Актаныш районы Татар Суыксуы авылы), Рифат Сәлах (Казан), Шәфикъ Иматдинов (Ульяновск). Лауреатлар һәм стипендиатлар да рәхмәт сүзләрен язма аша белдерделәр.

Билгеле булганча, быел Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия 15 нче тапкыр тапшырылды. Үзенә күрә бер юбилей булганга, фильм азагында талантлы шагыйрәбез иҗатын пропагандалауга һәм саклауга зур өлеш керткән шәхесләр, оешма-учреждениеләр исемнәре, фотопортретлары бирелгән. 15 ел дәвамында премия тапшыру елъязмасын да күрергә була.

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса