Әлмәт таңнары

Әлмәт татар дәүләт драма театры тамашачыларга премьера тәкъдим итте [ФОТО]

«Аһәң» - татар халкының музыкаль-шигъри фольклорына нигезләнгән манзара-спектакль.

Яңгырашлы аһәң, яки Яшәү рухын сурәтләүче манзара

Алдан ук әйтү кирәк, ул спектакль дип түгел, ә манзара дип билгеләнә. Биредә сюжет юк, 2,5 сәгать дәвамында тамашачы бер җепкә салынган төрле бәяннар карый. Алар саны - 10. Җиде режиссер, җиде драматург иҗат итеп, сәхнәләштерелгән хикәятләр бер-берсен кабатламый, әмма аларны аһәң берләштерә.

Кыю адымлы Әлмәт драма театрының үзенчәлекле куелышларына без күптән күнеккән. Күрелгәннәрне «йоту» өчен берничә көн фикерләр чолганышында калган вакытлар да юк түгел. Дөрес, гадәттә, уй-карашлар меңгә төрләнә, әмма, ничек кенә булмасын, театрның уйландыру көченә ия булуы ук аның тере булуын дәлилли. Әлеге куелыш та шушы очрак. Бу да аптырашта калдыра, бәхәсләштерә, сүзләрдә, хәрәкәтләрдә, ахыр чиктә сайлаган темада казынырга мәҗбүр итә.

Манзара-спектакльдә төп герой юк, хәер, ансыз да биредә вакыйгалар күп, күләме зур, ансыз да хис-кичерешләр мулдан... Үз тарихы һәм геройлары булган 10 бәянның һәрберсе билгеле бер проблеманы күтәрә, һәм һәркайсының үз стиле.

Спектакль Идел буендагы ачлык вакытында үлгән сабыйларыннан аерылырга теләмәүче ир белән хатынның юлдагы ачы газапларын тасвирлаучы күренеш белән башлана.

Кинәт сәхнә Сабантуй мәйданына әверелеп, тамашачы яшьләрнең уенына җәлеп ителә, өч туган белән әтинең аралашуы аша балалар һәм әтиләр проблемасы күтәрелә.

Аларны «караңгы вә куркыныч» хатирәләр сөйләүчеләр һәм күчеш чорындагы яшүсмер кызга тынгылык бирмәүче уйлар алыштыра.

Куелышта Адәмнең уллары Һабил белән Кабил бәяны, хатын-кызны ничек бар шулай сурәтләүче монолог, татар авылын саклап калу өчен булдырылган әби-роботлар, виртуаль дөнья да чагылыш таба.

Казан шәһәренең барлыкка килү тарихын да ишетергә, этнограф кыз кыяфәтендәге бүгенгебез белән татар халык иҗатын чагылдыручы борынгы традицияләр җыелмасын туплаган өлкән буын вәкиленең очрашу шаһиты булырга да туры килә.

Җыеп кына әйткәндә, гасырлар дәвамында җыелып килгән төрле кыйбладагы проблемалар сәхнәгә чыгарыла.

Реклама

Спектакль барышында элекке җырлар да тыңларга була. Җыр, көй димәктән, куелышта алар байтак. Сәхнә биләп утыручы артистлар (алар тулаем халыкны да күрсәтә булса кирәк) спектакль дәвамында көйләп, музыка коралларында уйный, ул гына түгел, алар сәхнә тутырып бии дә.

Манзара-спектакль гади түгел, аның куелышы да моңарчы күзәтелмәгәнчә үзгә, аны кабул итү дә башка, хис-кичерешләрнең дә очына чыгып җитәрмен димә. Аның, мөгаен, тамашачысы да аңлы, зиһенле булыр.

 

 

Кайчак сәхнәдә менә шундый куелышлар да кирәк. Гел генә уен-көлке, я булмаса төп геройның өзгәләнүен күзәтү бер урында таптануга, уйлау сәләтен җуюга китерер иде.

Яшерен-батырын түгел, фикерли белгән кешегә җирлек гаҗәеп дәрәҗәдә күп, бары тик аларны күрергә, тоемларга кирәк. Әлмәт театры исә күптән инде рухи халәтне, кыйммәтләрне, чынбарлыкны чагылдыручы күренеш-вакыйгаларны сәхнәгә оста чыгара белүче исемен яулады.

Елның-елында аларның халыкара фестивальләрдә яулаган җиңүләре, бөек тәнкыйтьчеләрнең бәһасенә ирешүләре әнә шуңа ишарә. Артистларның өч сәгатькә якын вакыт эчендә берничә төрле образга керүләре, пластика, хәтта бер кәлимә сүз дәшмичә, сыннары, карашлары белән күпне җиткерә алулары аларның һәвәс һәм киңкырлы булуларына янә инандырды.

Манзара гаҗәеп көчле. Тәҗрибә уңышлы. Аһәң яңгырашлы.

Белешмә

«Аһәң»не сәхнәләштерүдә Казан, Уфа, Туймазы, Бөгелмә, Сибай, Самара, Екатеринбург, Ульян өлкәсеннән режиссерлар, драматурглар, сценаристлар, хореографлар, музыкантлар, шулай ук Константин Райкинның Югары сәнгать мәктәбеннән Павел

Руднев, Михаил Дурненков курсы студентлары катнашырга теләк белдергән. Куелыш өчен махсус 30 дан артык хикәя иҗат ителгән. Нәтиҗәдә 7 режиссер төрле темаларга 10 новелла сайлап алган.

Алар Болгар чоры һәм Казан ханлыгы төзелүне, Идел буендагы ачлык елларын һәм репрессияне, хәзерге чордагы этник, лингвистик, мәдәни проблемаларны яктырта. Сәхнәләштерелгән бәяннарның барысын да проектның сәнгать җитәкчесе Искәндәр Сакаев бер спектакль итеп туплый. Куелыш билгеле бер сюжетка корылмаган, әмма бәяннарны яшәү һәм үлем белән бәйле сораулар берләштерә. Проект «Кече Ватан мәдәнияте» федераль программасы ярдәмендә куелды.

Гөлназ Гыйззәтуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: