Әлмәт китапханәләре проекты Россиянең иң яхшы проектлары исемлегенә керде
“Креатив индустрияләрдә мәдәни инициатива/лидерлык” программасы тәмамланган.
Программада катнашу өчен 5020 кеше гариза тапшырган, әмма 150 се генә ябык онлайн-инкубаторга эләккән.
Ай дәвамында катнашучылар белән 30 эксперт эшләгән. Катнашучылар өчен практик вебинарлар, консультацияләр оештырылган.
Иң югары балл җыйган 60 катнашучы 26-29 ноябрьдә Мәскәүдә узган турда үзләренең проектларын яклаган.
"OpenAirLIB - ачык әдәби киңлек" проектын Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Низамиев Инсаф тәкъдим иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа