Эштә – коллегалар, өйдә – ир белән хатын
Эштә алар коллегалар, театр бусагасын атлап чыккач та ир белән хатын. Моннан тыш, бер-берсенә дус, сердәшче, киңәшче, ярдәмче, терәк тә.
Резеда Сафина белән Илсур Хәертдиновның язмыш сукмаклары Әлмәт драма театрында кисешә, ике арада җылы мәхәббәт бөреләнеп, матур гаилә туа. Тормыш юлыннан да, театр сукмагыннан да алар бергә атлый.
Резеда - Мамадыш кызы. Театрда ул танылган «Хәйруллинскийлар»дан. Казан театр училищесында Камал театры артисты, режиссер Илдар Хәйруллин курсында белем ала. Казанда каласы килеп, Кариев театрында бераз «адашып» йөргәннән соң, Әлмәт драма театрына кайтып китә. «Бөтен күзәнәгем белән драма артисты булуым мине җиңде», ди Резеда һәм ул мизгелдә дөрес адым ясавына үкенми.
Илсур - Азнакай районыннан. Җәйге бер кичтә гаиләсендә ачыктан-ачык сөйләшү булмый калган очракта, Илсур Хәертдиновны без сәхнәдә күрмәгән булыр идек. Мәктәпне тәмамлагач, ул Чаллыга политехника көллиятенә китәргә тиеш була. Уку еллары барышында чараларда алып баручы буларак катнашкан, спектакльләрдә уйнаган егетнең политехника көллитенә күңеле тартмый. Нәтиҗәдә гаилә Алабуга сәнгать көллиятенә барырга дигән карарга килә. Әлмәткә кайтуы исә чыгарылыш имтиханнарында билгеле була, театр аны үзенә чакыра. Әмма Илсур ике көн генә эшли дә, хәрби хезмәткә китеп бара. «Мин кайтканда Казаннан бер төркем яшьләр кайтып төште, алар арасында Резеда дә бар иде», - ди ул. Танышу шулай башлана.
«Өйдә язылмаган спектакльләр куела»
- Икегез дә күптән түгел туган көннәрегезне билгеләп үттегез. Ниләр бүләк итештегез?
Резеда: Өйләнешкәнче, гадәттә, нәрсә бүләк итим микән дип уйлыйсың. Хәзер мин ни кирәк, үз вакытым белән сатам да алам. Безнең гаиләдә туган көнгә нәрсәдер бирергә кирәк дигән кагыйдә юк. Очрашып йөргән вакытта эшкә килүемә минем өстәлдә ике көнгә бер чәчәкләр була иде. Асия апа (Харисова) шаяртып: «Өйләнешкәч, Илсурга чәчәккә туздырган акчаларыңны җыеп барган булсаң», - дип әйтерсең әле ди иде.
Илсур: Ир-атка бигрәк тә авыр бүләк сайларга. Йөзек бирдем, картина ясаттым, ресторанга алып бардым – ел саен вариантлар кими бара.
- Икегезнең дә театрда эшләве гаилә өчен отышлымы, әллә юкмы?
Резеда: Минем өчен отышлы. Күз алдыма да китерә алмыйм, гастрольләрдән яки төнлә кайтканда заводта эшләп кайтып, балаларны көйләп йөргән иремнең мине каршы алуын. Үзе театр тормышы белән кайнамаган кеше аны аңлый алмыйдыр. Аңлый алмавы гаеп тә түгелдер.
Илсур: Башта читен булыр кебек иде. Бик җайлы булып чыкты. Бер машинада киләбез, бергә кайтып китәбез.
- Эштәге мәшәкатьләр өйгә кайтамы соң? Өйдә дә репетицияләр узамы?
Илсур: Кайвакыт бер-беребезгә ярдәм итәбез, спектакльне искә төшергәндә, репликалар биреп торабыз.
Резеда: Шуннан артмый. Сәхнәдә бер-берең белән уйнап була, әмма өйдә мөмкин түгеллеген аңладык. Өйдә ир белән хатын, гаилә мәшәкатьләре сагалый.
Илсур: Өйдә башка - язылмаган, укылмаган спектальләр куела башлый.
«Артист җиңел юл эзләргә тиеш түгел»
- Бик күп режиссерлар белән эшлисез. Кайсысын аеруча искә аласыз?
Резеда: Байрас абый Ибраһимов белән чыгарган беренче зур спектаклем - «Әрем исе» хәтердә калган. Аның эчтәлеге дә күңелгә үтеп керә торган, образым да ошады. Мин үзем тыныч мохитта эшләргә яратам. Әз генә кычкырып дәшсәләр дә, югалып калам. Без өйдә дә тавыш күтәрмичә сөйләшәбез, тынычлыкка өйрәнгәнбез.
Илсур: Берсен дә аерып әйтәсем килми. Һәр режиссер - шәхес, һәрберсенең үз алымнары. Төрле режиссерлар белән эшләгән саен безнең дә сәләт төрле яклап ачыла. Әлмәт театрының яхшы ягы бу. Шуңа да безнең труппа үсештә, фестивальләрдә зур үрләр яулый. Сүз дә юк, бөтенесен дә тәртиптә тоту өчен бер режиссер булырга тиеш. Үзем шәхсән башкалардан нидер булса да алып калырга тырышам.
- Үз һөнәреңдә уңышлы булу өчен ниләр кирәк?
Резеда: Беренче чиратта тырышлык кирәк. Әрсезлек тә кирәк, йомшаграк булсаң, рольсез дә утыруың бар.
Илсур: Килешәм, тырышлыктан күп нәрсә тора. Минем үземдә бертөрле курку бар - сәхнәдә рольдән рольгә кабатланудан, бер үк алымнарны күчерүдән куркам. Кайвакыт моңа кадәр булган алымнарны үзгәртик әле дип режиссерга әйтергә туры килә. Алай әйтү кирәк. Артист җиңел юл эзләргә тиеш түгел. Үзеңә катгый караш сорала.
- Рольләргә бик кытлык кичермисез, араларында төрлесе бар. Ниндиләрен яратасыз?
Резеда: Миңа драма җиңелрәк бирелә. Хәер, «Кыю кызлар»да мулла кызларының берсен уйнадым. Илдар Хәйруллин ахырдан: «Син табигатең белән драма артисты, шулай да комедия образларын да уйный аласың икән», - диде. Миңа ул авыр бирелмәде, әмма күңелемә драмаларны уйнау якын.
Илсур: Мин үземне бәхетле артист дип саныйм. Төрле типажларда уйнарга туры килде. Бер зур теләгем бар иде, тетрәндергеч берәр рольдә уйнап карыйсым килде. Бәхетемә, «Эзоп» спектаклен куйдылар. Шунда эчемдәге бөтен булганны чыгардым. Драматик ноктага барып җитү теләгем чынга ашты, күңелдә бушлык, рәхәтлек барлыкка килде.
- Әлмәт театры сәхнәсендә нинди спектакльләр күрәсегез килә?
Илсур: Баналь яңгыраса да, классиканы күрәсе килә. Төрле жанрларда эшлибез, әлбәттә. Шулай да классикага кеше дә тартыла, татарга да якын.
- Театрда классика юк түгел бит, татарныкы да, чит илнеке дә куела.
Илсур: Репертуарда чит ил классикасы да булырга тиеш. Татарныкына басым ясарга кирәктер дип уйлыйм. Үзеңнеке үзеңнеке инде ул. Чит ил әсәрен ничек кенә якынлаштырып, сүзләрен тәрҗемә итеп уйнасаң да, татарныкы түгел ул.
Резеда: Ул бер атмосфера да бирә. Бөтен труппа катнашкан татар классикасы үзе бер тарих. Аны чыгарганда ук һәр көнне премьера сыман, бөтен труппа җыела.
«Исәнләшеп китсәләр, рәхмәт инде»
- Театрга килүегезгә тугызынчы ел китте. Сездән соң килгән яшьләр нинди? Аерма сизеләме?
Резеда: Хәзерге яшьләр әрсез. Бу башка юнәлештәге әрсезлек. Без килгәндә Мәдинә Гайнуллина, Эдуард Латыйпов, Фазыл Насыйбуллиннар безнең хәзерге яшьтә булган. Без аларга «апа», «абый», «сез» дип дәшә идек, хәзер дә шулай. Бүгенге яшьләр исәнләшеп китсәләр, рәхмәт инде. Берсе генә түгел, алар бөтенесе шундый. Бүгенгенең, интернетның, җәмгыятьнең нәтиҗәсеме ул, әмма аерма нык сизелә. Тәрбиясез дип тә әйтәсе килми, үзләре тырышлар, сәләтлеләр.
Илсур: Яшьләр гел телефонда. Мин үземә андый нәрсә рөхсәт итмим. Репетицияләрдә минем сәхнәм булмаса да, мин аны игътибар белән күзәтәм. Шул мохитта калырга тырышам. Аннан соң үзеңне матур итеп күрсәтү, артык күп фотоларга төшү дигән нәрсә бар. Бәлки ул кемгәдер кирәктер дә.
Резеда: Артист үзенә-үзе реклама ясарга тиеш дип санамыйм. Сүз дә юк, әллә нигә бер тормыштан фотолар куйгалыйбыз, әмма һәр адымны куеп бару дөрес түгелдер.
- Фото-видео куючы артистларны карыйлар, аларга язалар бит...
Резеда: Фото-видеолар ясау зур хезмәт тә бит ул. Мин үзизоляция чорында эш өчен кирәк дип, труппа җитәкчесе сораганга гына Инстаграмда теркәлдем. Әмма бик сирәк кулланам.
Илсур: Ничек кенә әйтсәк тә, бу безнең тормышыбыз, аннан качып булмый. Шәхсән мин Инстаграмда юк, ВКонтактега бик сирәк керәм.
- Артистлар арасында көнләшү яши дигәнне ишеткән бар. Әлмәт теартында да шулаймы?
Резеда: Көнләшү артистка гына хас түгелдер, башкаларга да хастыр. Артист бик эмоциональ кеше, бәлки шуңа ул тышка бәреп чыга торгандыр.
Илсур: Безнең театрда барыбызның да рольләре бар, спектакльләр күп куела. Кайнап яшибез, һәркем эшле, көнләшергә сәбәп юк. Төрле чараларга театральләштерелгән тамашалар да күп әзерләнә.
«Мин бик отышлы вариант булдым»
- Театрдан бераз читкәрәк китик әле. Резеданың кулын сорау мизгелләре ничегрәк булды?
Резеда: Артистлар белән РТСта яшәгән чорда Нәфисә апа (Исмәгыйлева): «Тәрәзәгә карале, Резеда, анда Илсур басып тора, кулында чәчәкләр, үзе берни дәшми», - ди. Мин күзәтә башладым. Бер машинадан егетләр колонкалар ташый башлады, дәшүче юк, җай гына телевизор карап ятам. Бервакыт Илсур шалтырата. Урамга чыгуым булды, салют ата башладылар. Илсур матур итеп тәкъдим ясады, кышкы чатнама суык булганга сырланып тормадым, «Әйе» дидем дә бөтенесен җыеп алып кереп киттем. Безнең очрашулар да кешечә булмады, көне-төне театрда, арып-талгач, кичен беркая да барасы килми. Мин бик отышлы вариант булдым.
- Илсур, сине театрда бик таләпчән, җитди, диләр. Гаиләдә син нинди?
Резеда: Нәкъ шундый. Аның фикере өйдә иң мөһиме. Ул бар нәрсәне дә дөрес эшли дип, мин аңа ышанам. Ул бик сирәк ялгыша. Аның артында качып кына яшим, миңа бик рәхәт.
Илсур: Артык җаваплылык та бар миндә. Бөтен нәрсәне тикшереп кенә торам, контрольдә тотам.
- Тагын нинди «+»ларыгыз, «-»ларыгыз бар?
Резеда: Хәзер алар күренми дә бугай. Еллар узган саен бер-береңнең нәрсә яратканың беләсең, аны эшләмәскә тырышасың, яраклашасың.
Илсур: Ярату шулай тигезлидер ул.
- Резеда, син бик матур җырлыйсың да бит әле.
Илсур: Ул әле шигырьләр дә яза.
- Каян бирелгән бу сәләтләр?
Резеда: Мин беренче җырлавымны да хәтерләмим. Әтием җырлый, баянда уйный. Безнең гаилә өчен бу табигый күренеш.
Илсур: Аларның авылында гармун тавышы ишетелә. Бабай бик күп балаларны, яшьләрне гармунда уйнарга да өйрәтә.
- Бер әдәби-музыкаль марафонда малаегыз белән шигырь театральләштергән идегез. Ул да артист булыр микән?
Резеда: Ул театрны бик ярата. «Акбай һәм сарык малае»н аеруча яратып карый. Хәзер сезон ачылышын көтә. Биредә рәхәтләнеп аралашып йөри. Артист булса, аңа бик авыр булыр дип уйлыйм. Балалар бакчасындагы бәйрәм чараларына барыр алдыннан да нык дулкынлана, төннәр буе бөтерелеп чыга, җаваплылыкны нык сизә. Әтисеннән күчкәндер инде.
Илсур: Баланы театрга йөртү тәрбия чарасы да. Марафон өчен видеоязманы исә беренче дубльдән төшердек. Аның сәләте бар, үзе ничек эшләргә икәнен белә.
- Сез нинди әти белән әни?
Резеда: Без кичләрен көн буе эшләгәнне бергәләп сөйләшеп утырабыз. Башта без сөйлибез, аннары ул сөйли. Әмма ул артыгын әйтми, чикне белә. Кешегә кызык булмаганны сөйләп тә тормый. Нәрсә әйтергә икәнен сизә, тоя кебек.
- Хәертдиновлар гаиләсенә генә хас кагыйдәләр бармы?
Резедә: Без өйдә гел татарча гына сөйләшәбез.
Илсур: Бала русчаны мультфильм караганда да өйрәнә. Мин телне белсеннәр дип, уйнаганда гел татарча аңлатам. Улыбызның татарчасы чиста.
- Буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез?
Резеда: Ул бик булмый. Булганда авылга кайтабыз.
Илсур: Анда башка рольләр, авыл тормышы. Башны ял иттереп киләбез.
Резедә: Элек мин шәһәр кешесенең туган ягы кайда микән дип уйлый идем. Минем өчен туган як авыл гына булырга мөмкин иде.
Илсур: Фатирның дәрәҗәсе башка. Аны саттың – киттең. Ә авылда туган нигез бар.
- Әңгәмәне түгәрәкләп, сезнең өчен тормыштагы өч кадерле нәрсә ул?
Резедә: Гаилә, сәламәтлек һәм иманлы булудыр. Иман кешене, мөгаен, күп нәрсәләрдән - кеше рәнҗетүдән, начарлыктан, кирәкмәгәнне җыюдан саклап каладыр.
Илсур: Сәламәтлек, гаилә, күңел тынычлыгы. Кеше нинди генә дәрәҗәдә булып, нинди генә шартларда яшәсә дә, күңеле тыныч булса, ул канәгатьлек алачак.
Гөлназ Гыйззәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа