Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

20 нче мәктәпнең алдынгылар слетында - Сабантуй

20 нче мәктәптә 29 май көнне традицион алдынгылар слеты булып узды. Икенче ел рәттән мәктәп коллективы аны Сабантуй формасында оештырды.

22 ел дәвамында уңышлы гына эшләп килгән учреждение Әлмәттә алдынгылар рәтендә санала. Биредә 733 бала белем ала. Монда уку-укытудан тыш, мәктәптән тыш шөгыльгә дә игътибар бирелә. Беренче сыйныфтан ук укучыларның сәләтен ачу, төрле юнәлештә үстерү өстендә эшлиләр. Биредә спорт һәм физкультура, нәфис-эстетик түгәрәкләр, фәнни һәм экологик студияләр булдырылган. 2010 елдан башлап уку йорты Татарстан мәктәпләре арасында читтән торып эстетик белем бирү программасын гамәлгә куючы эксперименталь мәйданчык булып тора. Шуңа күрә учреждениедә балалар һәм үсмерләрнең иҗади сәләтен үстерүгә аерым игътибар бирелә. Музыка укытучысы Әлфия Искәндәрова җитәкчелегендәге вокаль студия шәһәр һәм республика күләмендә уздырылып килгән күп кенә бәйгеләрдә, "Рәссам остаханәсендә" берләшмәсе җитәкчесе Надежда Шаронова VIII республика авторлык программасы һәм "Мәгариф системасында 50 инновацион идея" проектында җиңү яулаганнар. "Рәссам остаханәсе"ндә шөгыльләнүче балалар рәсем, фотография һәм плакатлар ясау буенча уздырылган төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясый. Нәзифә Рәшитова алып барган "Раушан" театр түгәрәгенә дә башлангыч сыйныф укучылары теләп йөри. Биредә сабыйлар Татарстан драматургларының иҗатын өйрәнә, театр сәнгате серләренә төшенә, шулай ук Әлмәт драма театрында икенче ел эшләп килгән "Туфан мәктәбе"ндә "укый".

Моннан тыш мәктәпнең волейбол һәм баскетбол командалары бар, физика, химия, информатика фәннәрен тирәнтен өйрәнү өстендә дә мавыктыргыч эш алып барыла. Аның нәтиҗәсе - балаларның фән олимпиадалары һәм башка төр интеллектуаль бәйгеләрдә яуланган җиңүе.

Менә шул уку алдынгыларын һәм актив балаларны бүләкләү максатыннан учреждениедә ел саен слет оештырыла да инде. Гадәттә, анда беренче һәм чыгарылыш сыйныф укучыларыннан тыш, барлык укучылар да катнаша. Быел тантаналы линейкада уку елын гел "бишле" билгеләренә генә тәмамлаган укучыларга Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырылды. Шул ук вакытта республика, төбәкара һәм Россия күләмендә уздырылган фән олимпиадаларында җиңү яулаганнар да бүләкләнде. Мәктәп тормышында актив катнашкан малай-кызларга да өлеш чыкты. Сабантуйда оештырылган спорт уеннары җинүчеләре дә бүләкләнде.

Ике сәгать дәвам иткән бәйрәмдә 15 төрле уен уздырылды. Икенче ел рәттән милли көрәштә мәктәпнең иң актив укучыларыннан берсе Рамил Яркаев җиңү яулады. Батырның җилкәсендә бу юлы да уенчык бәрән урын алды. 10 нчы сыйныфта белем алучы егет спортны үз итсә дә, милли көрәшне күбрәк тамашачы буларак ярата. Шулай да кече мәйданны алган батырга олы келәмгә чыгу берни тормый - ул укуда да алдынгылар рәтендә. "Көчле берне, белемле меңне егар" дигән бит халкыбыз.

Рәдифә Ногманова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250