Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

18 май – Халыкара музейлар көне

Халыкара музейлар шурасының 1977 елда Мәскәүдә һәм Ленинградта узган чираттагы утырышларының берсендә 18 май - Халыкара музейлар көне дип игълан ителә.

1978 елда бу көн дөньяның 150дән артык илендә һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, бүген республикабызда 128 музей бар. Шулардан 13 музей (32 бүлекчәсе белән) Мәдәният министрлыгы, 49 музей (33 бүлекчәсе белән) муниципаль берәмлекләр карамагында. Алар арасында 4 нәфис сәнгать, 53 тарих-төбәкне өйрәнү, 32 мемориаль музей, 6 музей-тыюлык бар. 27 музей - шәһәр, ә 56 музей авыл җирлекләрендә урнашкан. Музейлар барлык бүлекчәләре белән бергә 259 бинаны биләп тора. Республика һәм муниципаль музейларның төп һәм ярдәмче фондларында җәмгысе 1 769 043 берәмлек предмет саклана. Әле бу саннарга меңнән артык шәхси, төрле оешмалар, мәктәп һәм китапханәләр карамагындагы музейлар, музей-бүлмәләр, музей-почмаклар керми.

Шунысы да игътибарга лаек: Россия Федерациясе, БДБ илләре һәм, гомумән, дөньяның татарлар күпләп яши торган авыл-шәһәрләрендә дә музейлар саны елдан-ел арта. Музейларда халкыбызның милли-мәдәни, матди һәм рухи мирасы саклана. Шулай ук бу оешмалар фәнни-тикшеренү, аң-гыйлем тарату, туризм үзәкләре буларак та халкыбызга хезмәт итә. Ә чит төбәкләрдәге музейлар милләттәшләребезне берләштерә торган үзәк функциясен дә башкара.

Бу нәүбәттән Әлмәтнең картиналар галереясы "Музейда төн" бәйрәме уздыра. Акция кичке алтыдан унбер сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Моннан кала әлмәтлеләрне күп кенә башка кызыклы чаралар да көтә. Мәсәлән, 21:00- 22:00 сәгатьләрдә «Нефтьче» мәйданында «INFERNO» жонглерлары ут тамашасы күрсәтәчәк. Моннан тыш картиналар экспозициясе белән танышу, Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте студентлары чыгышын карау мөмкинлеге дә булачак.

Шәһәр рәссамнары мастерскойларында исә теләге булган һәр кешегә үз портретын ясатып ала ала. Шулай ук биткә бизәк төшерергә дә мөмкин (фэйс-арт). Картиналар галереясы хезмәткәрләре курчаклар ясау, пыяла, агач, прәннеккә бизәк төшерү буенча мастер-класс күрсәтәчәк.

Риза Фәхретдин исемендәге мемориаль музей хезмәткәрләре татарларның чәй эчү традицияләре белән таныштырып кына калмый, теләгән һәр кешене әлеге чәйдән авыз да иттерәчәк.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250