Әлмәт таңнары

Әти-әниләрне бәрәңге алып килергә мәҗбүр иткән мәктәп директоры эшсез калды

Кукмара районы узган көздә бер гаугага бәйле рәвештә телгә кергән иде.

Ул вакытта Элвин Грей (Радик Юльякшин) белән район мәдәният йорты җитәкчесе Алмаз Мостафин арасындагы аңлашылмаучанлык шактый зурга китте. Хәзер исә Кукмара тагын федераль матбугатка чыкты.

Эш шунда, бу юлы Кукмараның 4нче мәктәп директоры Азат Хәсәнов(рус матбугат чараларында ул нигәдер Хусанов дип бара) әти-әниләрне бәрәңге алып килергә мәҗбүр итүдә гаепләнә.

"Бәрәңге скандалы" бу юлы районга чыгып та тормыйча, шундук республикага үрмәләде. Кемдер "Хокук зонасы" хокук яклау оешмасының "кайнар линиясенә", Кукмарада һәр укучы башына 16шар кило бәрәңге алып килергә мәҗбүр итәләр" дигән хәбәр калдырган. Тиз арада "Бишенче канал" моны дөньяга чәчте. Бу эшне ТР прокуратурасы күз уңына алган.

Бүген исә "гаепле" директор эш урыныннан киткән дигән хәбәр таралды. Шуны ачыклау өчен, "Татар-информ" хәбәрчесе тиешле җитәкчеләр белән сөйләште.

Азат Хәсәновның әлеге мәктәпкә директор булып килүенә 2 ел да 10 ай. Моңа кадәр аңа укытучы, мәгариф бүлегендә методист, кичке мәктәп директоры булып эшләргә туры килгән.

"Гариза яздым, әлегә эштә"

-Бәрәңге алып килүне оештыру минем тәкъдим дә, указ да түгел. Аны әти-әниләр үзләре хәл итте. Башка елларда да китерәләр иде. Барысы да түгел, әлбәттә, кемнең мөмкинлеге, үз бакчасы бар - шулар. Әлеге ялган хәбәрне кайсы да булса әти-әни язганмы, башка кешеме - мин аны белмим. 12 сентябрьдә "Пятый канал"дан корреспондетлар килеп төште. Үземнең "гаепле" икәнемне шул көнне белдем, - диде ул.

-Гариза язып, эштән киткәнсез икән? - дим аңа.

- Гариза язылган, мин әле мәктәптә, эш урынымда.

- Гаепле булмагач, нигә китәргә булдыгыз?

- Мин моны "обсуждать" итәргә теләмим.

- Бәлки, мәҗбүри гариза яздырганнардыр?

- Үз карарым. "Өстән" бернинди дә басым булмады.

- Әти-әниләр ни ди?

- Полициягә дә, прокуратурага барып та үз күрсәтмәләрен бирделәр. Рәхмәт аларга.

- Әгәр эш урынында калуыгызны сорасалар, үгетләсәләр, гаризагызны кире алыр идегезме?

- Бу - бик провакацион сорау, мин моңа җавап бирмим.

"Район мәктәпләрен тикшерәбез"

Кукмара районы прокуроры Ришат Шакировка Азат Хәсәнов тырнак астыннан кер эзләү буенча зар кермәгән. Киресенчә, директорның хезмәттәшләре, хуҗалары белән килеп чыккан аңлашылмаучанлыкны объектив тикшерүне сорап, хат язган аңа. Әмма район хәлләре республика барып җиткәч, прокурор Кукмара районы мәктәпләрен энә күзеннән үткәрергә керешкән.

- Узган атнаның чәршәмбесендә массакүләм-мәгълүмат чараларында "Кукмараның бер мәктәбендә әти-әниләргә һәр бала өчен 16шар кило бәрәңге алып килергә кушканнар" дигән хәбәр басылды. Шуның эзеннән без, мәктәпләрдә тикшерү эшләре башладык. Районда 30 мәктәп. Минем максатым чыннан да мәктәпләрдә әйбер җыю бармы һәм ул дәлилләнәме икәнен ачыклау иде.

Бу атнада үзем дә Кукмараның Булатов исемендәге икенче гимназиясендә һәм Манзарас мәктәбендә әти-әниләр җыелышында катнаштым. Очрашу вакытында да бу хакта сөйләдем, шундый очраклар булса, миңа әйтүләрен сорадым. Укытучылар каршында кыенсынсалар, прокуратурага килергә яки хат язарга мөмкин икәнлеген искәрттем. Махсус аноним анкета төзедек, аны Кукмараның барлык дүрт һәм 6 авыл мәктәбе ата-аналарына тутырттык. Барлыгы 350 әти-әни җавап бирде. Район буенча 6000нән артык бала укый. Барысының әти-әниләре белән сөйләшә алмасак та, һәр бишенче ата-анага бу анкета тәкъдим ителәчәк, - диде прокурор.

Ришат Шакиров сүзләренчә, язылган анкеталарда мәктәптә әйбер җыю буенча бер генә дә хәбәр юк. Гауга чыккан 4нче мәктәптән генә дә 80 ата-ана анкета тутырган.

-Прокурор эш бирүче дә, эштән куучы да түгел. Тәртип бозу очрагы булса, ул чаралар күрергә генә басым ясый, - дип тә өстәде ул.

Азат Исмәгыйль улының кулыннан берәү дә тотмаган, әти-әниләр дә ләм-мим. Тик ул барыбер үз теләге белән эштән китәргә булган. Моның сәбәбе нидә икән соң? Кукмара районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуровка да шалтыраттык. Тик баштарак аның вакыты булмады, соңрак телефонын алмады.

"Кисәтүләр булгалады, әмма бу очрак - гайбәт"

Аның каравы, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев барлык карталарны ачып салды.

-Бәрәңге җыю - әти-әниләр комитеты хәл иткән мәсьәлә. Бер укучыны ашату өчен бюджеттан 6,80 сум акча бүленә. Моңа нәрсә генә әзерләп була? Ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итәбез бит. Шуңа күрә кайвакытта 10-30 сум өстәмә акча җыярга да туры килә. Бу хәл бездә генә түгел, билгеле. Район җире булгач, күбесе үз йорты белән яши, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Күмәк җыелышта бәрәңге алып килеп булу мөмкинлеген күтәргәннәр булса кирәк. Икенче икмәк китергән кеше акча җыюдан азат ителә. Әмма монда бернинди дә мәҗбүр итү юк, барысы да килешеп эшләнгән.

- Мәктәп яны тәҗрибә кишәрлекләрендә яшелчәләр үстерелмиме? - дим.

- Һәр мәктәп бакчасында ни дә булса үсә. Мин авыл хуҗалыгы өлкәсеннән килгән кеше буларак, шәсхән үзем кызыксынып йөрим алар белән. Кемдер чөгендер-кишер, икенчеләр кәбестә-бәрәңге үстерә. Узган елга кадәр без шул яшелчәләр хисабына ашауны тәэмин итә ала идек әле. Ә ике тапкыр кайнар ризык бирә башлагач, алар гына коткармый.

-Мәктәп директорының бу беренче "абыну"ымы, әллә моңа кадәр дә кисәтүләр булган идеме?

- Булгалады, әмма хезмәт дисциплинасы буенча түгел. Без - белем сыйфаты һәм тәрбия буенча республика мәктәпләре арасында алтынчы урында. Начар күрсәткеч дип уйламыйм. Шуңа күрә белем учакларына таләпләр дә югары. Белемле һәм конкурентка сәләтле укучылар әзерләргә тиешбез. Әмма Азат Хәсәнов начар җитәкче түгел. Бәлки, әти-әниләргә нәрсәнедер аңлатып бетерә алмагандыр, алай да булырга мөмкин бит. "Бишенче канал" чәчкән мәгълүматларның күбесе гайбәт. Минем тарафтан Азат Хәсәновка "Эшеңнән кит" дигән команда булмады. Ул гаризаны үзе теләп язган. Мәгариф бүлеге җитәкчесенә дә: "Кабат сөйләшеп карагыз" дигән күрсәтмә бирдем. Яхшы җитәкчеләр юлда ятмый, бәлки, аны башка мәктәпкә тәкъдим итәрбез. Бәлки шикаять язучының баласы да укымыйдыр әле бу мәктәптә? Начар уйлы кеше эше дә булырга мөмкин. Мин шулай уйлыйм, башкача аңлатма юк моңа, - диде район башлыгы.

http://intertat.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки