Әлмәт таңнары

Әлмәт политехник техникумында ремонт эшләре төгәлләнгән

Кичә район башлыгы Мәҗит Салихов техникумның яңартылган катын карарга килде.

900 квадрат метр мәйданда барган ремонт эшләре тулысынча төгәлләнгән. Төзекләндерүне "Татнефть"ААҖнең "Елховнефть" идарәсе үз өстенә алган булган. Цоколь катында хәзер яңа җиһазлы лабораторияләр, аудиторияләр урнашкан. Техникумга быел 50 ел. Шул дәвер эчендә ул 20 меңнән артык белгеч хәзерләп чыгарган. Бүген биредә 2,5 меңгә якын студент белем ала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки