Әлмәт таңнары

Әлмәт оешмалары яхшылар исәбендә

Татарстан ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының иң яхшы беренчел оешмасын ачыклау буенча республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча әлмәтлеләр призлы урыннар яулады.

Реклама

Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап уздырылды. «Татнефтегазпереработка» идарәсенең ветераннар оешмасы анда беренче, «ТМС групп» ҖЧҖ Идарәче компаниясе һәм Кәләй авыл җирлеге оешмалары өченче урыннарга лаек булды. Шулай ук 9а ТОС, Елховой, Рус Акташы, АГНИ ветераннар оешмалары да дипломнар белән бүләкләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: