Әлмәт таңнары

АГИМС дәүләт югары белем бирү автоном учреждениесе итеп үзгәртелә

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында күзәтү советында киңәшмә булып узды. Анда иске җиһазларны исәптән чыгару һәм институтның исемен үзгәртү турында сүз барды.

Институт Федераль закон нигезендә дәүләт югары белем бирү автоном учреждениесе дип үзгәртелә. Азактан ректор Ильяс Сәлахов совет әгъзаларына сәүдә-икътисад техникумында барган ремонт хакында исәп-хисап тотты. Капиталь ремонт 8 миллион сумга барып төшкән. Шуның 6,5 миллион сумын иганәчеләр бүлеп биргән. Зур ярдәмне "Татнефть" ААҖ күрсәткән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки