Әлмәт таңнары

Җырчы Иркә: "Дуслыкның булуы мөмкин түгел!"

Бүгенге көндә татар эстрадасында җырчылар буа буарлык.

Алар барысы да бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә дип уйласагыз, сез бик нык ялгышасыз. Җырчы Иркә дә шушы фикердә икән. Бу көндәшлек заманында эстрадада дуслыкның булуы мөмкин түгел дип саный ул. Беркем дә синең гастрольләр өчен, тулы заллар өчен чын күңелдән сөенмәячәк. Иркә фикеренчә, инстаграм челтәрендә дә начар комментарийларны кайбер җырчылар үзләре үк язалар. Монысы инде эшсезлектән интегүгә керәдер мөгаен. Ә Иркәнең андый андый комментарийларны язарга да, укырга да вакыты юк икән.

 

Автор: Г.Хәлиуллина

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: