Әлмәт таңнары

Яңача бәяләү: уңай ягы да бар

«Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы тарафыннан үткәрелүче «Сандугач сайрар илем» төбәк фестиваленең 23 нче сезоны азагына якынлаша.

Дөнья күләмендә килеп туган вәзгыять аркасында «Хореография» номинациясе буенча бәйге элеккеге еллардагы кебек «Нефтьче» Мәдәният сараенда үткәрелмәде. Жюри әгъзалары яшь биючеләрне видеоязмалар буенча бәяләде.

- Әлбәттә, бәйге вакытындагы атмосфераны, балалардан ургылып торган энергияне бернәрсә дә алыштыра алмый, әмма трагедия дә ясарга кирәкми. Һәр нәрсә ике яклы. Видеоязмалардан бәяләүгә килгәндә, теге яки бу элемент буенча шик туа калса, кабат карый алабыз. Миңа республикада гына түгел, ил күләмендә үткәрелүче бик күп бәйгеләрдә катнашырга туры килә, кайвакыт видеоязмалар буенча да бәялим, шунда ук үземнең комментарийларымны да терким, - диде Татарстанның халык артисткасы, Казан мәдәният институтының халык биюләре кафедрасы доценты Ләйсән Хәмитова. Татарстанның атказанган артисты, әлеге уку йортының заманча һәм спорт-бал биюләре кафедрасы доценты Денис Мочаловка да мондый форматта эшләү ят түгел. Вакыт тыгыз булу сәбәпле, ил буйлап йөри алмый, шуңа да видеоязмалар буенча бәяләргә туры килә.

Ләйсән Хәмитова фикеренчә, Казанда халык биюләрен башкаручы коллективлар бармак белән генә санарлык булса, нефть төбәге бу яктан башкаларга үрнәк. Аларның осталыклары елдан-ел арта барганга, таләпләр дә арта – нәкъ профессионалларга куелганча. Әлмәтнең «Мириданс», «Әлмәтем», Түбән Каманың «Нардуган» халык бию коллективлары чын мәгънәсендә республикабызның йөзек кашына әйләнде. Быел Баулы районының Кызылъяр авылында эшләүче «Асылташ» коллективы жюри әгъзалары өчен ачыш булды.

Стильләштерелгән, эстрада һәм заманча биюләр башкаручылар арасында да осталар шактый. Әлмәтнең «Фристайл», Лениногорскиның «Пируэт», Түбән Каманың «Либерти», Мөслимнең «Мизгел», Чистайның «Ритмы детства», Азнакайның «Лилия» коллективлары нефть төбәгендә генә түгел, бөтен республикада билгеле.

Реклама

Кызганычка, видеоязмаларның бер ише сыйфатсыз булу эшне катлауландырды. Мондый форматта беренче тапкыр гына оештырылганга күрә, язмаларга бердәм катгый таләпләр куелмады. Кемнең хәзинәсендә нәрсә бар, шуны җибәргән. Араларында профессиональ камерага, телефонга төшерелгәннәре дә бар. Кайбер язмалар артык караңгы, аермачык күренми яки дөрес ракурста алынмаган. Вәзгыять нинди булуга да карамастан, һәрбер коллективка сыйфатлы видеоязмалар булдыру мөһим. Киләчәктә бәлки сайлап алу турлары өчен видеоязмалар таләп ителер.

Жюри хөкеменә быел нефть төбәгенең 16 торак пунктында эшләүче 67 коллектив чыгышы тәкъдим ителде. Һәрбер чыгыш бию сәнгате осталары булган Ләйсән Хәмитова, Денис Мочалов һәм республикада билгеле «Дорога из города» бию театры коллективы җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Баһаветдинов тарафыннан җентекләп каралды. Урыннар яшь төркемнәре һәм бию төрләре буенча билгеләнде. 18 ансамбль өченче дәрәҗә, ә 17 се икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Беренче урынны исә 14 коллектив яулады. Алар «Мириданс», «Нардуган», «Фристайл» ансамбльләренең икешәр төркеме, шулай ук нефтехимиклар каласының «Либерти», «Аллегро», Баулының «Асылташ», Чистайның «Ритмы детства», Лениногорскиның «Пируэт», «Желание летать», Азнакайның «Лилия» һәм Мөслимнең «Мизгел» бию коллективлары.

Бүгенге көндә бию белән шөгыльләнергә теләүчеләр күп, ә менә хореографларга кытлык. Шуны истә тотып, Казан мәдәният институты махсус төркем җыеп укыта. Моның өчен районнардан юллама булу шарт, укыту дәүләт хисабына бара, ә инде диплом алгач, юллама биргән район белгечне эш белән тәэмин итәргә тиеш.

Видеоязма буенча гына бәяләнсә дә, лауреатларга каралган бүләкләр, һичшиксез, тапшырылачак.

Наилә ГАНИЕВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: