Әлмәт таңнары

Яңа Кәшер Мәдәният йортына капиталь төзекләндерү кирәк

Яңа Кәшер Мәдәният йорты 1962 елда төзелә, 1985 елда янкорма өстәлеп, үзгәртеп корыла.

Мәдәният йорты директоры Гөлнар Нигъмәтуллина сүзләренчә, шуннан башлап 90 нчы еллар кризисына кадәр чор авыл мәдәнияте үсешенең иң күтәренке мәле булган. Ул вакытта мәдәният һәм спорт комплексы булып саналучы үзәк Россия күләмендә беренчелеккә чыгып, башкалар өчен үрнәк саналган.

- Авылыбызга хәтта Япониядән делегатлар килеп, урам бәйрәмендә катнашканнар иде, - дип искә ала 30 ел җитәкче булып эшләүче Гөлнар ханым.

Соңгы елларда авыл халкының активлыгы нәтиҗәсендә Яңа Кәшер авылы Мәдәният йорты икенче сулыш алып яши башлаган. Биредә бүген "Яшьлек", "Бөтерчекләр" бию коллективлары, "Кәшер егетләре", "Сөмбел" вокаль ансамбльләре, "Ахирәтләр" фольклор ансамбле, даны районыбызда гына түгел, республикада да таралып өлгергән халык театры эшләп килә. Яңа Кәшер авылы Мәдәният йорты коллективлары соңгы 4 елда Мәскәү, Сургут шәһәрләрендә уздырылган Сабантуйда, ике тапкыр Санкт-Петербургта үткән милли бәйрәмдә катнашып өлгергән.

Авылның өлкән яшьтәге әби-бабайлары кышын даими рәвештә тренажер залында шөгыльләнә, үлән чәйләре эчеп, сәламәтлекләрен ныгыту өстендә эшли.

Тулаем алганда, төрледән-төрле түгәрәкләргә Яңа Кәшернең 300 ләп кешесе йөри, бу гомуми халыкның 1/7 өлеше дигән сүз.

- Теләүчеләр юк түгел, халык тагын да күбрәк йөрер иде безгә, тик барысын да сыйдыра алмыйбыз, - дип хафалана җитәкче.

Дөрестән дә, 300 кешене сыйдырышлы тамаша залы булса да (ә бит авылда халык саны җиде тапкыр артык!), сәхнәсе, спорт залы кечкенә, бию белән шөгыльләнгән дистәләгән үсмернең костюмнарын, халык театрының ел саен яңартылып килүче репертуары декорациясен куярга, бәйрәм саен клубка агылган халыкны сыйдырырга урын чикле. Алай гынамы, бүген Мәдәният йорты кичекмәстән капиталь төзекләндерү таләп итә. Керә-керешкә үк баскычларының таушалган булуы, бина түбәсеннән су үтүе күзгә бәрелеп тора. Моннан тыш җылыту системасын алыштырасы, фасадын яңартасы, кайбер бүлмәләрне, бигрәк тә сәхнәне зурайтасы, мөмкинлектән чыгып, яңаларын булдырасы бар.

- Без капиталь төзекләндерү өчен сметаны ясадык - барлыгы 5 млн сумнан артык акча кирәк моның өчен. Авыл җирлеге башлыгы да, район җитәкчелеге дә безнең проблеманы белә, "Мөмкинлек булуга ук барысын да эшләрбез", - дип вәгъдә бирәләр. Кайчан да булса алар торышка ашар, безнең авылда да бәйрәм булыр әле, Алла бирса, - дип өметен югалтмый Гөлнар Нигъмәтуллина. - Мәдәният йортыбыз яңартылса, без дә әлегә кадәр булган уңышларыбызны арттырып, тагын да ныграк, нәтиҗәлерәк эшләргә вәгъдә бирәбез!

Эльвира Гыйздәтуллина, Яңа Кәшер интернат-санатор мәктәбенең инглиз теле укытучысы:

- Клуб бик кирәк безгә, үзебездән дә бигрәк балаларыбыз өчен. Спорт, бию заллары булса, алар рәхәтләнеп төрле түгәрәкләргә йөрер иде. Шәһәргә бара башласаң, транспорт мәсьәләсен хәл итәсе бар, бөтен кешедә дә машина юк бит.

Илдар Вәлиәхмәтов, "Яшьлек" бию ансамбле җитәкчесе:

- Безнең ансамбльдә 7 егет, 7 кыз. Теләүчеләр күп, тик сыйдыра алмыйбыз. Бию яисә гимнастика белән шөгыльләнергә көзгеле бүлмәләр, башка коллективларныкы шикелле матур-матур костюмнар булса, барыбыз да шатланыр идек.

Зәлинә Мәсәвиева, Яңа Кәшер урта мәктәбе укучысы, "Яшьлек" бию ансамбле солисты:

- Безнең сыйныфта 13, бездән түбәнендә - 15 кеше. Бөтенебез дә актив, клубка теләп йөрибез, төрле чараларда рәхәтләнеп катнашабыз. Башка авылларда да булырга туры килә, аларда шундый матур! Көнләшеп куям хәтта, эх, бездә шулай булсачы, дип!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: