Әлмәт таңнары

Велосипедлы экскурсиягә син дә кушыл!

«Алтын алмалар турында әкият» паблик-арт программасы велоэкскурсиягә дәшә. Катнашу һәм велосипед – бушлай!

Экскурсия барышында сезне түбәндәгеләр көтә: 

  • «Алтын алмалар турында әкият» паблик-арт программасы кысаларында ясалган БАРЛЫК мураллар буенча сәяхәт кылу мөмкинлеге. 

 

  • “Аны кем ясаган?” һәм “Аңа нинди мәгънә салынган?” дигән сорауларга җавап табу. 

 

  • Күңел күтәренкелеге, позитив рух һәм актив ял көннәре.


Кирәк булган очракта “Gоbike”велосипедлары бушлай бирелә. Экскурсия 2 сәгать дәвам итә. 

Очрашу урыны - яшьләр үзәгенең ишегалды. 

17 август көнне гид Алсу Низамова җитәкчелегендә «Минем Татарстан, минем Әлмәт” паблик-арт программасы объектлары буенча велоэкскурсия. 

18 август көнне гид Ольга Данилова җитәкчелегендә «Муралларның Әлмәт тарихы белән бәйләнеше” паблик-арт программасы объектлары буенча велоэкскурсия. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: